Бүген Татарстан мәктәп укучылары Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
Бүген Казанның Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә 42 укучы рус әдәбияты буенча һәм 11 кеше география буенча БДИ бирә. Бу хакта, Казан журналистларына, мәгариф учреждениесендә булганнан соң билгеле булды.
Рус әдәбияты имтиханы бару вакыты 3 сәгать 55 минут тәшкил итә, ә география буенча – 3 сәгать.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин сүзләренә караганда, имтихан биремнәре сер итеп саклау тәэмин ителгән.
“Бүген узган елдагы кебек җитешсезлекләр кабатланырга тиеш түгел. Серлелек режимы махсус элемтә хезмәткәрләре тарафыннан да тәэмин ителгән, без алар белән эшләдек. Бүген төнлә барлык имтихан биремнәре имтихан үткәрелү урыннарына җибәрелде, мәгълүмат таралу очрагы булырга мөмкин түгел”, - дип ышандырды ул.
Ул, шулай ук имтиханнарны вакытыннан алда биргәндә дә, биремнәр конверты имтихан үтә торган пунктларда гына ачылуы хакында сөйләде.
Быел БДИ тапшыруны контрольдә тотучы федераль күзәтүчеләре шактый күп булачак, дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары. “Бу юнәлешне күп еллар дәвамында үстерәбез: Бердәм дәүләт имтиханнары уза торган барлык пунктларга күрше төбәкләрдән күзәтүчеләр җибәреләчәк. Россия Мәгариф күзәтчелеге вәкилләре үзләре дә катнаша. Бу имтиханнар үткәрү системасына ачыклык өстәячәк. БДИ үткәрүне үтә күренмәле итү өчен барысы да эшләнелә”, дип ассызыклады спикер.
Федераль җәмәгать күзәтүчеләре имтихан бара торган аудиториягә керә алмый, бары тик коридорда тәртипне күзәтәчәк.
Министрлык вәкиле белдергәнчә, федераль дәрәҗәдә БДИ берничә тапкыр бирү мөмкинлеге бирә торган документ эшләнелә.
17 нче татар гимназиясендә ММЧ вәкилләре чыгарылыш сыйныф укучыларының металл эзләү контроле аша узуын күзәтә алды. Имтиханга кәрәзле телефоннар алып килү катгый тыела.
9.45 сәгатьтә имтихан материаллары салынган махсус пакет сакланган сейф ачылды, укучыларга таратылды. Имтихан 10.00 сәгатьтә башланды.
Журналистларга агымдагы ел яңалыгы – имтихан тапшыру процессын трансляцияләүче мониторларны күрсәттеләр. Аны БДИ сайтында онлайн режимда карау мөмкинлеге булыр, дип көтелә. Татарстан буенча трансляция бары тик офлайн режимда гына уза. Видеоязма бәхәсле вәзгыять килеп чыккан очракта ярдәм итәчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, төп чорда БДИ үткәрү өчен 101 пункт әзерләнгән. Массакүләм мәҗбүри имтиханнар (рус теле һәм математика) вакытында барлык пунктлар да эшли.
Татарстанда 11 сыйныфны тәмамлаучылар, кичке мәктәпләрне дә кертеп, 20415 кеше тәшкил итә, шул исәптә Казанда – 6 мең кеше. ТР да 36019 кеше 9 сыйныфны тәмамлый, шул исәптә – 9614.
Татарстан территориясендә “2014 елда Бердәм дәүләт имтиханы үткәрү мониторингы системасын үстерү” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Мәгариф күзәтчелеге тарафыннан 101 эксперт эше оештырыла.
Россия Мәгариф күзәтчелеге, 50 кешене (муниципаль органнар мәгариф идарәләре вәкилләре) Ростов өлкәсе һәм Ставрополь краенда БДИ барышын күзәтүче федераль онлайн-күзәтүчеләр сыйфатында, раслады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International