“Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында 31,5 миллион сум акча җыелган

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина хәбәр иткәнчә, “Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясендә барлыгы меңнән артык эшмәкәр катнашкан, һәм алардан 31,5 миллион сум күләмендә акча җыелган.
“Җиде ай нәтиҗәләре буенча, меңнән артык эшмәкәр 458 гомуми белем бирү учреждениесенә матди ярдәм күрсәтте. Күрсәтелгән ярдәмнең күләме — 31,5 миллион сумны тәшкил итә”, - диде ул ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин җитәкчелегендә узган җыелышта.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, актив ярдәм күрсәтүче эшмәкәрләр Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә, шулай ук, Әлмәт, Минзәлә, Тукай районнарында икән.
“Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча менә инде икенче ел уздырыла. Быел ул 1нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International