Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә Татарстаннан төрле фәннәр өлкәсендә яң яхшылары дип табылган 11 мәктәп кертелгән

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Мәскәү өзлексез математик белем бирү үзәге "Россия сегодня" Халыкара мәгълүмат агентлыгы һәм "Учительская газета" мәгълүмати ярдәмендә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы теләктәшлегендә профильле өлкәләрдә чыгарылыш укучыларын югары дәрәҗәдә әзерләүне тәэмин итүче гомумбелем бирү оешмалары исемлеген төзегән. Татарстанның 11 мәктәбе биология-география, биология-химия, математика, социаль-гуманитар, социаль-икътисади, физико-математика, физика-химия һәм филология профильләре буенча чыгарылыш укучыларын югары дәрәҗәдә әзерләүне тәэмин итүче Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә кертелгән. Әлеге исемлекне төзүчеләр үз алдына әти-әниләргә һәм укучыларга кайсы мәктәптә теге яки бу фән буенча сыйфатлы белем алырга мөмкин икәнлеген күрсәтү бурычын куйган.
Әлеге исемлекләргә кергән Татарстан мәктәпләре
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International