Казанда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе
Бүген Казан "Баскет-хол"ында кичә билгеләп үтелгән Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм узды. Анда Татарстан Президеты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Тантаналы чара башланыр алдыннан ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, СССРның халык укытучысы Әнәс Сәлахов һәм КФУ ректоры Илшат Гаффуровтан видеокотлаулар күрсәтелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, бүгенге көндә республика мәгариф системасында 74 меңгә якын кеше эшләвен билгеләп үтте. "Бу республиканың гаять зур интеллектуаль потенциалы", - дип ассызыклады ул.
Республика башлыгы сүзләренчә, мәгариф системасында Татарстанның көндәшлеккә сәләтлелеге үсә. "Әгәр дә без балалар бакчасы, мәктәп, ресурс үзәкләре, югары уку йортлары системасын төзи алсак (ә без бүгенге көндә моны эшлибез), Татарстан Республикасы илдә иң көндәшлеккә сәләтле булачак", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук мәгариф системасын үстерү буенча эшләр төрле юнәлешләрдә алып барылуын ассызыклады: белем бирү оешмаларының матди-техник базасы яхшыра, яңа технологияләр кертелә. "Әмма иң мөһиме - укытучы. Укытучыларны әзерләү - бөтен бер система һәм без Татарстанда шундый система булу белән горурлана алабыз", - диде Р.Миңнеханов. МоныТатарстан укытучыларының укытучылары ярдәме белән Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда яулаган алдынгы урыннар раслый.
Татарстан Президенты кичә Нурлатның 1 нче урта мәктәбеннән биология укытучысы Алла Головенькинаның конкурс үткәрелү тарихында тәүге мәртәбә Россиянең иң яхшы укытучысы дип танылуын искәртеп үтте. "Бу безнең мәгариф системасына иң югары бәя", - дип ассызыклады ТР Президенты. "Безнең киләчәк - белемле көндәшлеккә сәләтле кешеләрдә. Алга таба да белем бирү өлкәсенә ярдәм итәчәкбез", - дип өстәде ул.
Алга таба республика башлыгы дәүләт бүләкләрен тапшырды. КФУның "Н.И.Лобачевский исемендәге лицее" гомум белем бирү интернат-мәктәбенең информатика укытучысы Сергей Михайлин һәм КФУ каршындагы Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче Татар гимназиясе директоры Кәмәрия Хәмидуллинага "ТР халык укытучысы" дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Өстәвенә, мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Алла Головенькина ТР атказанган укытучысы исеменә лаек булды. Шулай ук Россиянең иң яхшы укытучысы Татарстан Президенты кулыннан Ford автомобиле ачкычын һәм чит илнең иң яхшы белем бирү үзәгендә стажировкага сертификат алды.
Алып баручыларның берсе Яна Чурикова булган тантаналы чара музыкаль чыгышлар белән дәвам итте. Аерым алганда, «What if» җыры белән "Голос" проекты җиңүчесе, ТР атказанган артисткасы Динә Гарипова, ТР халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Башкортстан Республикасының атказанган артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International