Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү һәм балалар бакчалары өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли башлады

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе
Мәктәпкәчә белем бирү һәм балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве үзгәрү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр арту сәбәпле Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә “кайнар линия” телефоннары булдырды. Элемтә өчен телефон номерлары биредә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “кайнар линиясе” телефоны: (843) 294-95-08, эш көннәрендә 9.00 сәг-тән 18.00 сәг-кә кадәр эшли. Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге белгечләре Сезнең шалтыратуларны игътибарсыз калдырмас һәм барлык сорауларыгызга җавап бирер.
Моннан тыш, һәр сишәмбе 14.00 сәг-тән 16.00 сәг-кә кадәр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов гражданнар кабул итә. Алдан язылу өчен телефон номеры: (843) 292-92-12.
Үзегезнең сорауларыгызны тәүлек дәвамында әлеге электрон адрес буенча да җибәрә аласыз: Yolduz.Hisamieva@tatar.ru.
Сорауларыгызга тиз арада җавап алыр өчен Сезнең белән элемтәгә керергә мөмкин булган телефон номерыгызны күрсәтү сорала.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында “Балалары бакчага йөргән өчен ата-аналар түләве - актуаль мәсьәләләр” дип аталган тематик баннер урнаштырылган. Биредә балалар бакчалары өчен ата-аналар түләве үзгәрешләре һәм компенсацион түләүләр хакында мәгълүматлар куелган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International