Болгарда “Милләт” балалар лагере эшләячәк

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
26 июльдән 5 августка кадәр Болгарда “Милләт” белем бирү-сәламәтләндерү балалар лагере эшләячәк. Анда Россия төбәкләреннән, шулай ук Финляндиядән 8-16 яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр килер дип көтелә. “Милләт” лагереның максаты — балаларны шәхес итеп тәрбияләү, әхлакый яктан үстерү, аларның сәләтләрен ачу.

Лагерь программасында татар, төрек һәм гарәп телләрен өйрәтү каралган. Балалар музейларга барачак, археологик казу эшләре белән танышачак. Шулай ук алар өчен мастер-класслар, тренинглар, күренекле шәхесләр белән очрашулар, спорт чаралары уздыру ниятләнә.

“Милләт” балалар лагерен “Милләт” яшьләр үзәге “Ярдәм” фонды белән берлектә оештыра. Анда катнашуга гаризалар 20 июльгә кадәр кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International