2016 елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия”се үз эшен дәвам итә. “Кайнар линия” телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Сорауларга җавапны дүшәмбедән алып җомгага кадәр 9 сәг-тән 18 сәг-кә кадәр Мәгариф һәм фән министрлыгына +7 (843) 294-95-62 телефон номеры буенча шалтыратып белергә мөмкин.
Моннан тыш, Мариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИга кагылышлы сораулар буенча "кайнар линиясен" ача. Сорауларны дүшәмбе-җомга көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10.00дән 18.00гә кадәр 8 (495) 984-89-19 телефоны буенча бирергә була. Сорауларны ведомствоның рәсми сайтында "Электрон кабул итү бүлмәсе" бүлегендә кайтма элемтә формасы аша да җибәрергә мөмкин.