“Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2016”конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Бүген Казан мэры Илсур Метшин “Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2016” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Казан ратушасында уздырылган тантанада ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, комитетның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.

Хезмәтенә иҗади яктан якын килүчеләрне ачыклау, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен үстерү максатыннан оештырылган бәйге Татарстан башкаласында 18 гыйнварда башланып 18 февральгә кадәр дәвам иткән.

Быел конкурс 11 номинациядә уздырылган (узган ел номинацияләр саны 9 булган). Укытучылар "Гуманитар фәннәр циклы укытучысы", "Табигать һәм физика-математика фәннәре циклы укытучысы", "Татар теле һәм әдбияты укытучысы", "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе", "Сыйныф җитәкчесе", "Педагог-психолог", "Өстәмә белем бирү педагогы", "Тормыш иминлеген саклау нигезләре" курсы буенча укытучы-оештыручы", "Ветеран-педагог", "Педагогик дебют", "Педагог-оештыручы" номинацияләрендә көч сынашкан. "Педагогик дебют" номинациясе яңа булуына карамастан, катнашучылар арасында бик популярлык казанган. Анда катнашу өчен педагогиг стажның 3 елдан да артык булмавы шарт итеп билгеләнгән.

Тантанада Илсур Метшин әлеге конкурсның инде традициягә әйләнүен ассызыклады. “Бәйгенең символы булган “Бәллүр пеликан” ил буйлап 25 ел инде тантана итә. Конкурсның дәрәҗәсе арта гына бара, шул исәптән Казанда да, – катнашучылар саны шул хакта сөйли”, - диде ул. Кала башлыгы хәбәр иткәнчә, узган ел “Ел укытучысы”нда 450 кеше катнашкан булган, быел исә аларның саны 500 гә җиткән, шәһәр этабында 80 белем бирү учреждениесеннән 97 укытучы көч сынашкан.

“Катнашучылар арасында сәләтле яшьләр һәм педагогика ветераннары күп булу сөендерә. Көч сынашучыларның яше − 24 тән алып 89 га кадәр. Казан Россиянең белем бирү үзәкләренең берсе булып санала, ә безнең укучыларыбыз фән олимпиадаларында югары урыннар яулый. Һәр шундый җиңү артында төгәл укытучының көн саен тырышлыгы ята. Ул белем, зур эрудиция һәм тулысынча эшкә бирелүне, ә иң мөһиме, самимилык һәм намуслы булуны таләп итә, - диде И. Метшин укытучы хезмәте хакында. – Укытучы булып бары бу һөнәргә табигый сәләте булган кеше генә эшли ала. Көн саен сез укучыларыгыз белән белемнәрегезне һәм тормыш тәҗрибәгезне уртаклашып, шәхес тәрбиялисез, аларга үз юлларын табарга ярдәм итәсез, остазларына әвереләсез. Хезмәтнең югарылыгын бәяләү мөмкин түгел. Сезнең сабырлыгыгыз, сәләтегез, чиксез яхшылыкларыгыз, Казанның яшь гражданнарын тәрбияләвегез өчен рәхмәт.”

"Өстәмә белем бирү педагогы" номинациясендә беренче урынны Совет районының “Балалар академиясе” балалар иҗаты үзәге” укытучысы Анна Титова, "Педагог-оештыручы" номинациясендә Авиатөзелеш районының 33 нче номерлы мәктәбе укытучысы Анна Смоленская, "Педагог-психолог" номинациясендә Киров районы 153 нче мәктәбеннән Альбина Шакирова, "Тормыш иминлеген саклау нигезләре" курсы буенча укытучы-оештыручы" номинациясендә Совет районының 110 нчы номерлы лицееннан Риат Хәбибрахманов, "Педагогик дебют" номинациясендә Авиатөзелеш районының 119 нчы номерлы мәктәбе укытучысы Анастасия Депутатова, "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Мәскәү районы 122 нче номерлы гимназиясе укытучысы Инна Хәмидуллина, "Татар теле һәм әдбияты укытучысы" номинациясендә Вахитов районының 39 нчы номерлы мәктәбе укытучысы Сөембикә Салихова, "Ветеран-педагог" номинациясендә Мәскәү районының 55 нче номерлы мәктәбе укытучысы Эльвира Дорофеева, "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе" номинациясендә Яңа Савин районының 380 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Мөхәммәтҗанова яулады. Моннан тыш, "Гуманитар фәннәр циклы укытучысы", "Табигать һәм физика-математика фәннәре циклы укытучысы" номинацияләре лауреатлары да тәбрикләнде.

“Казан шәһәренең иң яхшы укытучысы-2016” исеменә Идел буе районы 35 нче номерлы мәктәбенең биология укытучысы Ксения Сапарова лаек булды.

“Укытучылар белән бәйле чаралардан соң без еш кына, сез безнең баларыбызны тәрбиялисез, дибез. Сез аларны гына түгел, безне дә, инде мәктәп һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларны да тәрбиялисез. Сезнең белән аралашу безне тагын да сафландыра”, - диде Илсур Метшин тантана азагында һәм укытучыларны җиңүләре белән котлады.

Министр Энгель Фәттахов бу чараны бик зур тантана һәм бәйрәм дип атады. “Республикада мәгарифнең матди-техник базасын ныгыту өчен күп нәрсә эшләнелә. Шулай булуга да карамастан, белем сыйфатын сез, хөрмәтле укытучыларыбыз, тәрбиячеләребез тәэмин итәсез. Шуңа да безнең министрлыкның төп бурычы — педагогик кадрларны әзерләүне, аларның квалификацияләрен күтәрүне, аттестация уздыруны сыйфатлы итү. Без педагогларыбыз һөнәри яктан үссен өчен шартлар тудырырга, аларга этәргеч бирергә тиеш”, - диде ул.

Казан укытучыларына бәя биргәндә, министр аларны республика укытучылар корпусының локомотивлары дип атады. “Ел укытучысы” бәйгесе − безнең өчен иң дәрәҗәле конкурс. Аның дәрәҗәсен арттыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Ел саен номинацияләр саны арта бара. Бүгенге көндә конкурсның финал өлешенә чыгучылар ачыкланды, аларның гомуми саны − 60”, - диде Энгель Фәттахов һәм бәйгенең республика күләмендә үткәрелә торган өлешендә җиңүчеләрне якынча 18 мартта ачыклаячакларын, җиңүчеләр 5 октябрь - Укытучылар көнендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында игълан ителеп бүләкләнәчәген, Бөтенроссия конкурсында республика укытучыларына зур өмет баглауларын ассызыклады.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International