Энгель Фәттахов: "Һәр районның балалар бакчалары тәрбиячеләре белән эшләүнең үз программасы булырга тиеш"

2016 елның 18 марты, җомга

ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов министрлык коллегиясенең пленар утырышында муниципаль мәгариф идарәләре җитәкчеләре, белгечләр һәм методистларны республиканың барлык балалар бакчаларында сыйфатлы мәктәпкәчә белем бирү белән тәэмин итәргә өндәде. Ул шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында педагогик кадрларның квалификациясе мәсьәләсенең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте һәм республиканың һәр районында татар мохитле үрнәк балалар бакчасын булдырырга тәкъдим итте.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов билгеләп узганча, Татарстан балалар бакчаларында 22 меңнән артык педагог эшли, аларның 65,8 проценты югары педагогик белемгә ия.

"Бары педагогларның 60 проценты гына профильле (мәктәпкәчә) белемле. Тәтеш, Буа, Минзәлә, Алабуга, Арча районнарында мәктәпкәчә белемле тәрбиячеләр саны буенча күрсәткечләр түбән, - диде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары. - Өлкән тәрбиячеләр һәм мөдирләрне билгеләгән вакытта педагогның белгечлеген истә тоту аеруча мөһим".

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов барлык балалар бакчаларында, шул исәптән авылларда,  мәктәпкәчә сыйфатлы белем бирүнең әһәмиятен аерым билгеләп үтте. "Баланың сәләте 7 яшькә кадәр ачылу расланды инде. Балалар бакчалары дәрәҗәсендә белем бирү процессын начар алып барсак, күп нәрсә югалтачакбыз. Бу федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләре. Безнең бурыч - мәктәпкәчә белем бирү дәрәҗәсендә балаларның талантларын ачу, татар, рус һәм инглиз телләрен өйрәнү һәм  гомуми башлангыч белемгә психологик әзерләү", - диде ТР мәгариф һәм фән министры.

Ул, шулай ук, һәр районда бер генә булса да татар мохитле үрнәк балалар бакчасы булырга тиеш дип саный.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International