Иннополис шәһәрендә V "Президент академиясенең җәйге кампусы" еллык белем бирү форумы тәмамланды

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

Бүген Иннополис шәһәрендә V "Президент академиясенең җәйге кампусы" еллык белем бирү форумы тәмамланды. 11 көн дәвамында 220 ләп студент 12 командага бүленеп эшләгән. Төрле кейслар буенча мәсьәләләрне хәл иткән. Төркемнәрдә тьюторлар җитәкчелегендә презентацияләр әзерләгән.

Тьюторлар (остазлар) төркеме җитәкчесе Евгений Миронов билгеләп узганча, кейсларны чишкәндә, дөрес җавап табып кына калмыйча, кабул ителә торган карарларның уңай һәм тискәре якларын да барлап чыгарга кирәк булган. “Катнашучыларга 2 я 3 кейс тәкъдим ителде. Студентларның күбесе миграция сәясәте һәм коралга бәйле булганнарын сайлады”, - диде Миронов. Аның сүзләренә караганда, кампуста җиңүчеләрне жюри түгел, туры тавыш бирү юлы белән катнашучылар үзләре билгели. Евровидениедагы кебек. Алар үз командасы өчен генә тавыш бирә алмый. Студентлар смартфоннардагы махсус кушымталар аша тавышын калдырган. Кемнең ничек тавыш бирүе экраннарда күренгән.

РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм җәйге кампусның матбугат сәркатибе Дмитрий Соколов әйтүенчә, кампуста Россиянең 29 төбәгеннән, 15 тән артык чит ил илдән студентлар катнашкан. “Программа бик эчтәлекле иде. Студентлар тәүлегенә 3-4 сәгать кенә йоклады. Лекция, семинар, вебинарлар күп булды. Мәсәлән, “Coca-cola” вице-президенты Лапландиядәге штаб-фатирыннан аралашты”, - дип белдерде ул. Дмитрий Соколов әйтүенчә, күп кенә спиркерлар студентларның югары амбицияләргә ия булуына шаккаткан. Алар кайберәүләренә үз фирмаларында беренче чирканчык алырга да тәкъдим иткән.

Искәртеп узыйк: кампуста студентларга бер генә тапкыр катнаша алу хокукы бирелә. Бүген РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Иван Федотов заявкалар саны елдан-ел артса да, катнашучылар саны арттырылмаячагын әйтте. Быел да сайлап алу катгый булган: 7 мең студент арасынннан иң-иң дип табылган 220 студент сайлап алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International