Сентябрь ахырында Казанда белем бирү оешмалары казанышлары республика ярминкәсе уздырылачак

2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе

24нче сентябрьдә "Казан" Агросәнәгать паркында Ярминкә мәйданында белем бирү оешмалары казанышлары республика ярминкәсе уздырылачак.

Анда Татарстан Республикасының мәктәп, колледж, техникум, өстәмә белем бирү үзәкләре, мәктәпара укыту комбинатларыннан 200дән артык коллектив катнашачак. Ярминкәдә мәктәп укучылары һәм студентлар әзерләгән авыл хуҗалыгы эшләнмәләре, бакча өчен кирәк-яраклар, азык-төлек, көн-күреш кирәк-яраклары, йорт җиһазлары тәкъдим ителәчәк. Моңа өстәм ярминкә кунаклары укучылар әзерләгән концерт номерларын да күрә алачак.

Һәр елдагыча, волонтер-колледж һәм техникум укучылары өлкән яшьтәге сатып алучыларга сатып алынган товарларны автобус тукталышларна һәм шәхси транспортларга кадәр алып барырга ярдәм итәчәкләр.

Колледж һәм техникум укучыларының көзге республика ярминкәсе татарстанда 2008нче елдан башлап үткәрелә һәм республика халкы арасында зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International