Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "Безнең яңа укытучыбыз" гранты кысаларында бәйгеләр башлану турында хәбәр итә

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Февральдә "Безнең яңа укытучыбыз" гранты кысаларында бәйгеләр башлана.

"Безнең яңа укытучыбыз" гранты республикабыз мәктәпләре, гимназияләренә югары белем бирү йортын, педагогия көллиятләрен тәмамлаучы иң яхшы студентларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын җәлеп итү максатыннан оештырыла.

Бәйгенең беренче этабы 2017нче елның февраль-март айларында уза. Бу этапта Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары арасында "Безнең яңа укытучыбыз" грантын гамәлгә ашыру кысаларында грант алучылар белән хезмәт килүше төзү буенча бәйге уздырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International