Бүген БДИ-2017дә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Бүген бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыру өчен гаризалар кабул итү тәмамлана. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә. Гаризада укучы имтихан тапшырырга планлаштыручы барлык предметлар да саналган булырга тиеш.

Гаризада күрсәтелергә мөмкин предметлар саны чикләнмәгән, әмма ике имтихан - рус теле һәм математика - мәҗбүри булып торалар. Аларны уңай билгегә тапшыру урта белем турында аттестат алу өчен мөһим.

Агымдагы елның чыгарылыш укучылары БДИ өчен гаризаны мәктәпләрендә тапшыралар, узган елгы чыгарылышалар - яшәү урыннары буенча мәгариф бүлекләренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International