Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 7 февральдә бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карый. Россиянең Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та имтихан тапшыра.
Əлеге чараның төп максаты – әти-әниләргә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру.
"Бүген тапшырачак БДИ биремнәре чын имтихандагы кебек түгел, типлаштырылган гына. Алар бары тик әти-әниләрнең бу төр имтихан тапшыру процедурасының нәрсә икәнлегенә төшенсен өчен кирәк. Чөнки, гадәттә, балалары БДИ тапшырганда, әти-әниләре алардан да күбрәк борчыла. Бу, беренче чиратта, аларның контроль-исәп материалы биремнәре белән таныш булмавына бәйле. Шуны аңларга кирәк: БДИдагы биремнәр – ул уку процессында үзләштерелгән материал", – ди Татарстанның Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.
Татарстан буенча бүген 866 кеше имтихан тапшыра. Алар арасында укытучылар, әти-әниләр, район башлыклары, аларның урынбасарлары да бар. Казанда БДИ тапшыручыларның саны 22гә җитә. Шул исәптән, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ксения Владимирова, республиканың Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та бар.