“Укытучылар эшендә балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү иң мөһим юнәлеш”

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдерде. Министр урынбасары Татарстан мәктәпләрендә Бөек Җиңү көненә әзерлекләр турында сөйләде. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар үткәрелә. Күп кенә чаралар оештырылган: “Частица сердца в добрые дела”, тимур отрядлары бәйгеләре, “Поделитесь теплотой своей детской души”, фестиваль “Без бергә!”, “Твори добро”.

Моннан тыш, мәктәп укучыларына, студентларга музей экспозицияләрен, күргәзмәләрне, Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалны күрсәтү оештырылган.

Л.Сулима белдергәнчә, мәктәп укучылары “Үлемсез полк”та бик актив катнаша. “Узган ел Татарстан мәктәп укучылары 10 меңгә якын портрет әзерләде. Әлеге акция милләтне ныгыта, тарихи хәтирәләрне саклап калырга булыша”, - диде Лариса Сулима.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International