Татарстаннан катнашучылар Россиянең иң яхшы укучылар үзидарәсен үстерүче топ-10 мәктәпләр исемлегенә кергән

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә Россиянең укучылар үзидарәсен үстерүче гомум белем бирүче оешмаларының Бөтенроссия бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.

Турыдан туры этапка Россиянең 23 регионыннан 23 команда узды. Татарстан данын Казанның Идел буе районы 40 гимназиясе укытучылары, укучылары яклады. Бәйгенең 5 көн дәвамында катнашучылар укучыларның үзидарә үстерү тәҗрибәләре турында сөйләделәр. Шулай ук, укучыларга лидер сыйфатларын күрсәтү мумкинлеге булды. Алар яшьләр сәясәте өлкәсендәге белемнәр белән дә бүлештеләр.

Финалистлар бәйгедә “Без укучылар үзидарәсе өчен” видеоролик, “Мин-лидер!” укучылар үзидарәләр лидеры бәйгесе, “Укучылар үзидарәсе оешмалары казанышлары” презентациясен, укучылар үзидарәләре модельләре күргәзмәсе һәм интеллектуаль уен этапларын уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International