КФУда педагогик юнәлештә белем алган чыгарылыш курс студентлары сертификация узды. Әлеге процедура икенче тапкыр уздырыла, һәм анда катнашу ирекле. Быел педагог һөнәрен сайлаган 300гә якын студент үзләренең белемнәрен сынап карарга теләк белдергән. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев сүзләренчә, әлеге процедура чит илләрдә генә түгел, Россиядә дә киң таралган. “Педагог, укытучы эше бик җаваплы. Шунлыктан, мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәпләре яшь укытучылар нинди компитенцияләргә ия булганнарын белергә тиеш”, - дип билгеләде ул.
Сертификация югары уку йортларын тәмамлаган студентлар өчен ел саен уздырылачак. Анда булган биремнәр, билгеләү материаллары ярдәмендә укытучылар педагог һөнәре стандартларына туры килүен, килмәвен белеп булачак.