Андрей Поминов WorldSkills турында: "Татарстан командасы югары урыннар өчен көрәшә"

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Краснодарда "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) V милли чемпионатының йомгаклау ярышлары бара. Ул 15 майда башланды. Студентлар һәм мәктәп укучылары һөнәри осталык буенча 109 төп һәм өстәмә дүрт ярышта көч сынаша.

Милли чемпионат ярышлары һөнәрләр буенча алты блоктан тора: төзелеш өлкәсе, мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, иҗат һәм дизайн, сәнәгый җитештерү, гражданлык транспортында хезмәт күрсәтү өлкәсе.

Исегезгә төшерәбез, әлеге чемпионатта җиңүчеләр һәм призерлар "WorldSkills Russia" җыелма командасының киңәйтелгән составына тәкъдим ителәчәк. Алар илебез данын WorldSkills ярышларының дөнья һәм Европа беренчелегендә яклаячак.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов Татарстан командасының җиңү ихтималы бар дип саный. Ул үзе дә хәзерге вакытта Краснодар шәһәрендә сәфәрдә.

Андрей Поминов хәбәр иткәнчә, иң зур команда – Краснодар краеннан тәкъдим ителгән, шулай ук Мәскәү өлкәсеннән һәм Мәскәүдән дә бик күп катнашучылар килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International