Татарстан укучылары "Куркынычсыз тәгәрмәч" бөтенроссия конкурсында беренче урын яулады

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанның җыелма командасы Ульяновск шәһәрендә узган "Куркынычсыз тәгәрмәч" бөтенроссия яшь инспеторлар конкурсында абсолют беренчелеккә ия булды. 

Быел конкурста Татарстан данын Азат Кәримов (159 нчы лицей укучысы), Диана Нуретдинова (7 нче гимназия), Камил Гайнетдинов белән Ралина Хәлимова (121 нче лицей) яклады. 

Сигез көн дәвамында, Россиянең 85 төбәгеннән килгән командалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтүдә һәм велосипедта фигуралы йөрүдә көч сынашты. 

Республика җыелма командасы, Албания башкаласы Тиран шәһәрендә узачак, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм саклау буенча Европа конкурсында Россияне тәкъдим итәчәк. 

Татарстан командасы бу ярышта икенче тапкыр җиңү яулады. Соңгы берничә елда команданың тренеры – ЮХИДИ хезмәтенең юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы бүлеге инспекторы – Любовь Волкова. 

"Яшь инспекторлар хәрәкәте яши һәм үсә. Үсеп килүче буын арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау, мондый конкурслар уздыру, безнең юлларда һәлакәтләрнең кимүенә ярдәм итә", – дип белдерде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов. Республикада бу юнәлештә шактый зур эшләр алып барыла – мәктәпләрдә 1363 яшь инспекторлар хәрәкәте эшләп килә, апрель-май айларында Татарстан район-шәһәрләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча конкурслар уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International