Татарстанда сәләтлеләр белән идарә итү өлкәсендә 15 фәнни-гамәли проектлар финанс яктан ярдәм күрәчәк

2017 елның 8 июле, шимбә

Казанда “Бала үсеше алтын стандарт 2.0” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференция кысаларында “2015-2020 елларына ТР сәләтлеләр белән идарә стратегиясе” дәүләт программасы фәнни-эксперт советы вәкилләре иң яхшы проетларны сайладылар.

Быел конференциядә катнашу өчен Татарстан, Мәскәү, Владимир, Вена командаларыннан 34 заявка кабул ителгән. Бәйгедә катнашучылар сәләтлеләр белән идарә өлкәсендә үсеш тәэмин итүче гамәли проект һәм аның бер еллык “юл картасын” әзерләргә тиеш иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International