Россиянең эре махсус игътисади зоналарының берсе Корпоратив университетка студентлар җыя. Биредә һәрбер укучы сәнәгать өлкәсендә проектларын гамәлләштерә алачак. Университетның максаты – 3 елдан соң яңа заводларның директорлары була алачак кешеләрне табу.
Корпоратив университет кысаларында 3 ай дәверендә топ-менеджерлар, Россиянең әйдәп баручы практиклары бизнес-тренинглар уздырачак.
Тулырак мәгълүмат белән университет сайтында таныша аласыз.