Татарстан "Юнармия" хәрәкәтен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаша

2017 елның 28 июле, җомга

Бүген ТР мәгариф һәм фән министрлыгында "Себер федераль округында юнармия хәрәкәтен үстерү буенча ведомствоара хезмәттәшлек" семинар-киҗәшмәдә катнашучылар белән видео конференция узды. Сүз Татарстан "Юнармия" бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтнең региональ бүлеге эшчәнлеге турында барды. 

Красноярскийдагы коллегалар Татарстанда инде эшләп килүче тәҗрибә кызыксындырды. Сорауларга ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, хәрби комиссариат һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкилләре җавап бирде.

2016 едны гамәлгә кую җыелышы узды. Биредә "Юнармия" хәрәкәтенә старт бирелде. Лариса Сулима сүзләренчә, әлеге хәрәкәт Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең дәвамчысы булып күз алдына килгән иде. Татарстанда "Юнармия" хәрәкәтен мәгариф һәм фән министрлыгы, хәрби комиссариат белән бергә, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә координацияли.

Хәзерге вакытта республикада 57 хәрби-патриотик клубы, 15 кадетлар мәктәбе, 117 оборона-спортпрофельле сыйнафлар, 210 яшьүсмерләр клубы, 66 эзләү отрядлары, 1126 туган якны өйрәнүгә гражданлык-патриотик юнәлештәге мәктәп музейлары эшләп килә.

"Юнармия" хәрәкәтенә теләге булган һәркем керә ала. Бүгенге көнгә хәрәкәттә 14 меңнән артык бала исәпләнә.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима презинтациясе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International