Татарстанның иң яхшы мәктәпләр рейтингы төзелде

2017 елның 4 августы, җомга

Татарстанда иң яхшы 100 шәһәр һәм авыл мәктәбе рейтингы төзелде. 

Беренче урынны 131нче лицей (Казан) һәм Казаннан – КФУ карамагындагы IТ-лицей алды. Икенче урында Чаллыдагы 26нчы гимназия.

Рейтингны төзүдә БДИ баллары: рус теленнән, математикадан һәм ирекле сайлаган фәннән гомуми баллар исәпкә алынган. Шулай ук олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары һәм аттестат алмаучы укучылар саны да күздә тотылган.

Рейтинг 2016-2017 уку елында белем бирү сыйфатының югары нәтиҗәләрен күрсәткән белем бирү йортлары эшчәнлеген стимуллаштыру һәм алдынгыларны ачыклау юлы белән гомуми белем бирү сыйфатын күтәрү максатыннан төзелгән. 

Рейтингның тулы исемлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International