Август киңәшмәсе кысаларында һөнәри белем бирү системасы турында сөйләшәчәкләр

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Мәгариф системасы хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында 11 август көнне Сарман аграр көллияте филиалында “Һөнәри белем бирү системасының нәтиҗәлеге – Татарстан Республикасы инновацион игътисады үсеше нигезе” темасына һөнәри белем бирү секциясе утырышы узачак.

Секция эшендә 250 кеше катнашачак. Алар арасында: һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмалары җитәкчеләре, әлеге өлкә белән кызыксынучы министрлыклар һәм ведомство вәкилләре, мәгариф үсеше институты вәкилләре.

Секциянең пленар утырышы кысаларында узган уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы һөнәри белем бирү хезәткәрләрен бүләкләү көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International