Рөстәм Миңнеханов яшь педагоглар белән очрашуда: Әлеге катлаулы профессияне сайлавыгыз өчен без сезгә, уктытучылар, ике куллап алкышлыйбыз

2017 елның 12 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь педагоглар белән очрашты. Очрашу "Укытучыны һөнәри әзерләү һәм үстерү: хәзерге заман мәгаифе тенденцияләре һәм өндәүләре" темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең секция утырышы кысаларында узды.

Форум Иннополис инновацион шәһәрендә үтә.

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар “Иннополис” лицеенда булдылар, анда мәгариф темасына багышланган күргәзмә карадыларю Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Иннополис” лицее директоры Надежда Сулимова һәм башкалар озата йөрде.

Аннан Татарстан Республикасы Президенты укытучы һөнәренә тантаналы багышлауда катнашты.

Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Иннополис инновацион шәһәрендә яшь педагогларны сәламләргә ул бик шат.

Аның сүзләренчә, бүген илдә һәмәм төбәкләрдә укытучы һөнәре абруен арттыруга күп көч куела.

«Безнең өчен укытучы һәрвакытта үрнәк иде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин укыган поселокта укытучыны хөрмәт итә һәмәм курка иделәр. Укытучыларга мөнәсәбәт һәрчак бик зур хөрмәт белән иде. Әйе, соңгы елларда бе, бәлки, әлеге мәсьәләгә игътибарны киметкәнбездер, моның сәбәбе икътисадый вәзгыять тә, башка сәбәпләр дә, әмма хәзерге вакытта укытучы һөнәре абруе кискен – федераль дәрәҗәә дә, республикада да».

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген мәгариф учреждениеләренең материаль-техник базасына зур күләмдә акчалар бирелә, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә. «Ләкин иң әһәмиятлесе – биналар түгел, әмма алар да тиешле булырга тиеш, иң мөһиме – ул сез, укытучылар. Сез укучыга бирә ала торган белем, күнекмәләр, сәләт, укучыларда кызыксыну уята алу – бүген бик тә мөһим. Укучы укытучыны хөрмәт итәргә тиеш».

Татарстан Республикасы Президенты мисал өчен үзе укыган мәктәптәге директорны искә төшерде. «Безнең мәктәп директоры физика укыта иде, һәм башка предметлардан өчлегә укучылар да физиканы иң киме дүртлегә белә иде! Барысы да укытучы кулында, дип саныйм, аның укучы белән мөнәсәбәтенә бәйле».

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, диплом алудан кала әле һөнәргә яраклылыкны да исбатларга кирәк. «Сезгә алда әле бик күпкә өйрәнәсе була, - диде ул яшь педагогларга. – Бүген һәмәр өч ел саен аттестация уздырыла, минемчә, алга таба без өч елдан ел саен аттестацияләүгә күчәчәкбез, чөнки заман шуны таләп итә, бөтен процесслар да тиз бара, дөнья үзгәрә».

«Бүген мәгариф системасында мәктәп роле гаять әһәмиятле. Ул беренче номерда, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мәктәп - белемгә нигез салучы ул. Мәктәбегез яхшы, укытучыларыгыз яхшы булса,  без дөньяда конкурентлыкка сәләтле булачакбыз. Шуңа күрә әлеге катлаулы профессияне сайлавыгыз өчен без сезгә, уктытучылар, ике куллап алкышлыйбыз».

Бүген форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйган укучылар белән дә очрашты. Очрашуда Татарстан мәктәпләренең 84 укучысы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International