Ростов-на-Дону шәһәренә янгында йортсыз калган балалар өчен гуманитар ярдәм килде.
Йөкнең гомуми авырлыгы - 1,5 тонна. Россия мәкәп укучылары хәрәкәте һәм Татарстан Республикасының Яшь армиячеләре уку кирәк-яраклары, мәктәп формасы һәм укучы өчен кирәкле башка әйберләр җыйды.
Йөкне өлкә башкаласының активистлар хәрәкәте каршы алган. Алар якын арада мохтаҗ гаиләләргә ярдәмне тапшырачак.