Министр вәкаләтләре

Министр Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 25 августында 318 номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы” турында нигезләмә).

Шәхси идарә нигезендә Министрлык эшчәнлеге белән җитәкчелек итүне оештыра һәм Министрлыкка йөкләнелгән бурычларны үтәтүдә шәхси җавап тота.

  • Башкарма хакимиятнең башка органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган башка оешмалар, учрежденияләр, предприятияләр белән мөнәсәбәткә кергәндә министрлык исеменнән эш йөртә;
  • Билгеләнгән кысаларда хезмәт күрсәтүчеләр санын, хезмәткә түләү фондын бюджет ассигнованиясен штат расписаниясен, һәм Министрлык аппаратын һәм аның территориаль органнарын тотуга киткән чыгымнар сметасын раслый.
  • Үзенең компетенциясе кысаларында приказ чыгара, күрсәтмә, кагыйдә, нигезләмә (дәүләт хакимиятенең башка башкарма органы белән берлектә) раслый, аларны үтәтү өчен күрсәтмә бирә һәм үтәлешен контрольдә тота.
  • Министрлыкның структур бүлекчәләре һәм территориаль органнары турында нигезләмәләр, Министрлык һәм территориаль органнар хезмәткәрләре өчен күрсәтмәләр раслый.
  • Министрлык хезмәткәрләрен, Министрлык карамагындагы башка учреждения хезмәткәрләрен билгеләнгән тәртиптә вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә, алар арасында вазыйфа бүлә.
  • Билгеләнгән тәртиптә аерым уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне Матаулы исеменә һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләүгә тәкъдим итә, материаль һәм рухи бүләкләү өчен чаралар күрә, билгеләнгән тәртиптә ведомство бүләкләрен, аларның нигезләмәсен раслый, тармак почетлы билгесе һәм почетлы бүләкләре белән хезмәткәрләрне бүләкли.


Соңгы яңарту: 2019 елның 18 сентябре, 15:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International