Татарстан Республикасы мәгариф системасында дәүләт кадрлар сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, тармак хезмәткәрләренең дәүләт һәм педагогик аттестациясе, аларга социаль ярдәм күрсәтү йомгаклары буенча хисаплылык әзерли;
дәүләт кадрлар сәясәте, Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең дәүләт һәм педагогик аттестациясе, аларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча семинарлар, конференцияләр, конкурслар, киңәшмәләр үткәрүне оештыра;
Татарстан Республикасы мәгариф системасының ведомствога караган кадрлар, аттестация хезмәтләре эшчәнлеген тикшерүдә тотуны һәм аларга оештыру-матди ярдәм күрсәтүне гамәлгә ашыра;