Татарстанга 2022/2023 елларда югары белем бирү программаларында 20 меңнән артык бюджет урыны билгеләнгән

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Россия фән һәм югары белем министрлыгының кабул итүнең контроль цифрларын бүлүгә кагылышлы гаммәви ачык конкурсы нәтиҗәләре буенча   Татарстан Республикасына 2022/2023 уку елына 21707 бюджет урыны бүлеп бирелде. Конкурс нәтиҗәләре турында РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков брифингта хәбәр итте.

«2022/2023 елда дәүләт өчен өстенлекле юнәлешләр булып инженер-техник (251 033 урын), педагогик (75 788 урын), медицина (53 450 урын) һәм авыл хуҗалыгы (41 095 урын) белгечлекләре торачак. Бу белгечлекләргә төбәкләрдә ихтыяҗ зур, шуңа күрә без алар буенча иң күп бюджет урыннары бирәбез», - дип ассызыклады Валерий Фальков.

2022/2023 елга кабул итүнең контроль саннарын бүлү буенча гаммәви ачык конкурс нәтиҗәләрен Россия фән һәм югары белем министрлыгы игълан ителде. Конкурс нәтиҗәсендә төбәк 2021/2022 уку елына караганда 367 урынга күбрәк урын алды. Үсеш магистратура программалары (250), белгечлек ( 127), аспирантура ( 80), ординатура ( 64) һәм ассистентура-стажировка ( 6) буенча булды. Төбәктә иң күп бюджет урыннары Казан (Идел буе) федераль университеты алачак – 5994 (филиалларны исәпкә алмыйча), бу 2021/2022 елга караганда 346 урынга күбрәк. А.Н. Туполев-КАИ исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты 116 урынга күбрәк алачак, барлыгы 2513 (филиалларны исәпкә алмыйча).

Кабул итүнең контроль цифрлары буенча иң күп саннар – мәгариф һәм педагогика (2583 урын), информатика һәм исәпләү техникасы(1760 урын), электр һәм җылылык энергетикасы (1440 урын), химия технологияләре (1330 урын), клиник медицина (1030 урын) юнәлшеләре буенча. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кадрлар әзерләүнең һәм моның өчен бюджет урыннары булуның мөһимлеген ассызыклады.

«Татарстан Республикасы – илнең сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләре арасында. Бездә бик күп заманча предприятиеләр урнашкан. Ә предприятиеләргә кадрлар кирәк. Югары стандартларга туры килә торган кадрларның яңа технологияләргә ия булуы, чит телләрне белүе мөһим. Якындагы биш елга Татарстанда квалификацияле кадрларга ихтыяҗ 15 меңнән артык кеше тәшкил итә. Безнең 44 югары уку йорты бар, шул ук вакытта алар республика өчен генә түгел, Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен дә кадрлар әзерлиләр. Көчле фәнни база һәм бай педагогик потенциал соңгы биш елда гына башка субъектлардан студентлар контингентын 15 %ка арттырды. Шуңа күрә бюджет урыннары күләмен арттыру, һичшиксез, заман таләбе. Яңа производстволар системалы рәвештә ачыла торган Татарстан өчен кадрлар әзерләү өстенлекле мәсьәләләрнең берсе», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Тулаем алганда Россиядә белем бирү программаларында бюджет урыннары төбәкләр файдасына бүленә. Әйтик, 2022/2023 елга төбәкләр буенча бюджет урыннарының гомуми күләменнән 73,3% бүленгән. 2022/2023 елга бөтен ил буенча югары уку йортларына 588 044 бюджет урыны бирелгән, бу 2021/2022 уку елына караганда 11 546 урынга күбрәк. Дәүләт башлыгы Владимир Путин күптән түгел Федераль Җыенга Юлламасында белдергәнчә, киләсе ике елда өстәмә рәвештә югары уку йортларында 45 мең бюджет урыны ачылачак, өстәвенә 70% урын төбәкләргә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International