БДИга бер айдан азрак вакыт калып бара: имтиханнар 31 майда башлана. Быел "бердәм"не бары тик югары уку йортларына керүчеләр генә тапшырачак. Иң популяр предметларның берсе — җәмгыять белеме: 15 июньдә аны 354 мең катнашучы тапшырырга ниятли.
Дөрес, статистика күрсәткәнчә, узган елларда "өчлеккә" һәр бишенче диярлек бирә алмаган. Ни өчен?
"Катнашучыларның биштән бер өлеше БДИ предметы буларак җәмгыять белемен иң катлаулы фән булмаганнан яки запас вариант буларак сайлый, - дип сөйләделәр ФИПИ экспертлары. - Бу шактый аз әзерлекле чыгарылыш укучылары, гомуми күзаллауларның көнкүреш дәрәҗәсендә булуына, төпле мәгънәгә, өзек-өзек белемнәрнең нинди дә булса вузга укырга керү өчен җитәрлек булуына өметләнүчеләр".
Типик хаталар "җыелма"сы елдан-ел тотрыклы. Җәмгыять белемен тапшыручыларның якынча 20%ы полиция һәм прокуратураның ни белән шөгыльләнүен белми. Хокук саклау органнары законнар кабул итә, дип саныйлар.
Якынча өчтән бере гражданлык һәм җинаять хокукын аермый.
Якынча 25% — эшкә алганда сынау срогын билгеләү шартлары һәм хезмәт килешүе төзү сроклары турында дөрес күзаллауларга ия түгел.
11 сыйныфны тәмамлаучыларның шактые РФ югары дәүләт органнарын белми һәм башкарма һәм закон чыгару хакимияте функцияләрен дә аера белмиләр. «Каты чикләвек» шулай ук Россия салым системасы турындагы белемнәрне тикшерә торган биремнәр булып чыкты. 2020 елгы БДИ катнашучылары өчен иң авыры — җир, транспорт һәм физик затлар керемнәренә салымнар.
Иң мөһиме, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк — 2021 елда җәмгыять белеме буенча БДИ биремнәре, 2020 елда кабул ителгән төзәтмәләрне исәпкә алып, Россия Конституциясе текстына нигезләнгән.
- 14 нче бирем эчтәлегендә Россия дәүләт хакимияте субъектларының өстәлгән вәкаләтләре чагылыш тапкан (Россия Федерациясе Конституциясенең 83, 102, 103, 114 статьяларын карагыз), - дип сөйләделәр Федераль педагогик үлчәүләр институтында. - 118 маддәнең эчтәлегенә игътибар итәргә тәкъдим итәбез. Биремнәрне ачык җавап белән башкарганда, мәсәлән, "Россия Федерациясе Президенты", "Россия Федерациясе Федераль Ьыены", "Россия Федерациясе Хөкүмәте" темалары буенча план язганда, гомумроссия тавыш бирү барышында хупланган үзгәрешләрне исәпкә алып, мәгълүматны җиткерергә кирәк (01.07.2020).