Россия мәгариф министрлыгының «Мәгариф формуласы» бөтенроссия форумы үсеш траекториясен төзергә һәм актуаль белемнәр алырга ярдәм итәчәк

2021 елның 15 мае, шимбә

14-15 майда Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы һәм Мәгарифне үстерүнең яңа формалары фонды «Мәгариф формуласы» Бөтенроссия форумы уздырачак. Чараны трансляцияләү сылтама буенча мөмкин булачак. Форумда катнашучылар балаларга һәм яшьләргә белем бирү һәм аларны үстерү өчен дәүләтнең тигез мөмкинлекләр тудыруы турында сөйлиячәкләр. Төрле өлкә экспертлары форум кунакларын яңа трендлар һәм алымнар белән таныштырачак, мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары очраша торган актуаль проблемалар турында фикер алышачак, һөнәр сайларга һәм үз карьера траекториясен төзергә ярдәм итәчәк. Форумда катнашучылар арасында – төрле елларда “Россия ел укытучысы” конкурсының блогерлары, җиңүчеләре һәм призерлары, психологлар, профориентация буенча белгечләр һәм башка экспертлар.

Бүген сыйфатлы һәм кирәкле белемнәр, күнекмәләр һәм компетенцияләр алудан һәр кешенең уңышы да, тулаем илнең үсеш перспективалары да тора. Форум үз карьерасының уңышлы формуласын эшләп чыгарырга һәм үз потенциалын максималь ачарга ярдәм итәчәк.

Үткәрү көне  һәм вакыты: 14 һәм 15 май көннәрендә 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Мәскәү вакыты белән.

Үткәрү урыны һәм форматы: теркәлергә һәм форумга сылтама буенча кушылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International