Җәйге чорда лагерьларда Татарстаннан 183,6 меңнән артык бала ял итәчәк. Аларның 60 проценттан артыгы шәһәр яны лагерьларында ял итә алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
118 стационар балалар сәламәтләндерү лагерендә 91,6 меңнән артык татарстанлы, 35 палатка лагерендә 12 меңгә якын бала ял итә алачак. Кара диңгез яры буенда 5 лагерь Татарстаннан 3 220 баланы кабул итәчәк. Болар: Краснодар краеның Анапа шәһәрендә – «Приазовец», «Витязево», «Янтарь», «Зарница», Кырым Республикасында – «А.В. Казакевич исемендәге лагерь».
Моннан тыш, 859 көндезге лагерьларда 57 меңнән артык бала ял итәчәк, ә 12 мең татарстанлы 226 хезмәт һәм ял лагерендә 613 отрядта катнашачак.
Сәламәтлекне ныгытулы булган 11 шифаханәгә 8 меңгә якын кеше киләчәк.
169 шәһәр яны сәламәтләндерү оешмасында 115 меңгә якын бала ял итәчәк, бу җәйге план күләменең 62 процентын тәшкил итә.
Татарстан – шәһәр читендәге лагерьларда ял итү саны мәктәп яны лагерьларында ял итүдән артып киткән Россия Федерациясенең бик аз төбәкләреннән берсе. ТР Президенты йөкләмәсе буенча республика Хөкүмәте нәкъ менә шәһәр яны лагерьларында балаларны сәламәтләндерү эшен оештыра.
55 721 юллама тулы күләмдә (ә бу барлык юлламаларның 30 проценты) республика бюджеты акчалары хисабына тәэмин ителәчәк – бу максатларга 564,4 млн сум юнәлдерелгән. Авыр тормыш хәлендә булган 10 810 баланы сәламәтләндерүгә 212,7 млн сум акча юнәлдереләчәк.
2017 елдан башлап, Татарстан Президенты кушуы буенча, республика лагерьларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус сменалар оештырыла. Быел шундый меңнән артык бала өчен ял оештырылачак.
Шул ук вакытта барлык бюджет лагерьлары сәламәтләндерү кампаниясе вакытында шәхси сак предприятиеләре тарафыннан саклана (моңа ел саен бюджет акчалары бүлеп бирелә, быел бу сан – 28,4 млн сум). Моннан тыш, барлык лагерьларның да иминлек паспортлары, эвакуация планнары, үткәрү режимы, «хәвеф төймәсе», видеокүзәтү бар – терроризмга каршы куркынычсызлык буенча шактый чаралар күрелә.
ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, 175 нче мәктәп балаларының җәйге ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өчен ата-аналардан тиешле гаризалар җыелган. Аларның теләкләренә бәйле рәвештә, хәзерге вакытта эш алып барыла торган ихтыяҗлар исемлеге формалаштырылган.
"Якын арада һәр ата-ана белән бу мәсьәлә индивидуаль эшләнәчәк", – дип ышандырды ТР Премьер-министры урынбасары.
Хәзер Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен уздыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия "эше оештырылган («Җәй» республика үзәге» ДБУ). "Кайнар линия" телефоны: 8(843)-207-28-73.