Россиянең яңаадан эшли башлаган данлыклы «Артек» һәм «Орленок» балалар лагерьларына Татарстаннан 230 бала ял итәргә җибәрелә.
Алар – федераль конкурсларда һәм фән олимпиадаларында җиңүчеләр, шәхси чакырулар алган укучылар, шулай ук «Артек. Балалар» федераль мәгълүмат системасы аша юллама алган укучылар.
"Артек" – Кырым Ялтасында урнашкан Халыкара балалар үзәге. Совет чорында ул СССРның иң танылган лагере һәм пионер слетлары урыны булды. "Артектагы лагерь-шифаханә" 1925 елда Россия Кызыл Хач җәмгыяте рәисе Зиновий Соловьев инициативасы белән ачыла.
«Орленок» Бөтенроссия балалар үзәге — Россиядә иң эре ял итү һәм сәламәтләндерү базасы, ул ел саен 11 яшьтән зуррак 20 меңгә якын баланы кабул итә. Краснодар краенда Туапсе шәһәре янында урнашкан.
Ике лагерь да совет чорында ук булдырылган, әмма хәзер дә популяр булып кала. Әмма анда юллама алу җиңел түгел. Еш кына балалар бу лагерьларга укуда яки иҗатта аеруча уңышлары өчен, төбәк яки федераль дәрәҗәдәге төрле конкурсларда катнашып китә.