1 сентябрьдән көллият һәм техникум төркемнәре кураторлары 5 мең сум акча алачак

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Россия мәгариф министрлыгы Хөкүмәт карары проектын эшләде, ул колледжларда төркемнәр кураторларына айлык федераль түләүләрне күздә тота. Документ иҗтимагый фикер алышу өчен regulation.gov.ru норматив хокукый актлары проектлары порталында урнаштырылган.

2021 елның 1 сентябреннән гомуми белем бирү оешмаларының класс җитәкчеләренә түләнә торган 5 мең сум күләмендә акча шулай ук төркем  кураторларына  да ай саен түләнәчәк. Моның өчен ел саен федераль бюджеттан өстәмә 9,6 млрд сум акча җәлеп ителәчәк. Сыйныф җитәкчелеге өчен айлык түләүләре белән 105 065 бюджет уку төркемнәре кураторлары тәэмин ителәчәк.

Документта, уку төркемнәре кураторлары еш кына авыр тормыш хәлләрендә булган укучылар контингенты белән эшли, дип билгеләп үтелә. Куратор алдында квалификацияле белгечне генә түгел, гражданин, патриот тәрбияләү бурычы тора.

«Урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының тәрбия эшендә мөһим урын психотроп чаралар куллануны, хокук бозуларны хокукый тәрбияләү һәм профилактикалау буенча эшне, укучыларның иҗади потенциалын үстерүне, оештыру-коммуникатив күнекмәләрне, шулай ук коллективта үзара мөнәсәбәтләрдә кыйммәтләр формалаштыру буенча», - диелә аңлатма язуында.

Белешмә өчен

Узган елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчелеге өчен түләүне 810 меңнән артык мәктәп укытучысы ала. Агымдагы елның 21 апрелендә Россия Президенты Владимир Путин, Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгать итеп, техникумнар һәм көллиятләрнең уку төркемнәре (СПО системасында сыйныф җитәкчеләре) кураторларына ярдәм итү тәкъдимен күтәреп чыкты, аларны сыйныф җитәкчелеге өчен биш мең сум өстәмә алучылар категориясенә кертергә тәкъдим итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International