Казанда IFTE-2021 катнашучылары дистанцион белем бирүнең нәтиҗәлелеген бәяләячәк

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Казан федераль университетында «Педагогик белем: яңа чакырулар һәм максатлар» IFTE-2021 педагогик белем бирү буенча VII Халыкара форум ачылды. Аның эшендә онлайн- һәм офлайн-форматта Россия, АКШ, Ирландия, Швеция, Германия, Канада, Кытай, Израиль, Уганда һәм башка илләр педагоглары катнаша.

«Быелның үзенчәлеге шунда ки, форум гибрид форматында уздырыла: кунакларның бер өлеше биредә һәм 1000нән артык кеше дистанцион рәвештә эшли. Форум темасы – педагогик белем бирүнең трансформациясе, җәмгыятьтә булган сорауларга җаваплар. Кайбер илләрнең мәгариф системасында пандемия узу мәсьәләләре һәм белгечләр әзерләүнең мәктәп белеме дәрәҗәсендә дә, югары мәктәптә дә нәтиҗәләре турында фикер алышачаклар», - дип хәбәр итте журналистларга чара башланыр алдыннан КФУ ректоры Илшат Гафуров.

Дискуссион мәйданчыкларның төп темалары укытучы кадрлар әзерләү һәм медицина белеме бирү, медицина һәм педагогик белемне интеграцияләү, шулай ук дистанцион укуны үстерү перспективалары булды. Республика мәгариф учреждениеләре пандемия белән бәйле рәвештә, узган ел эшнең читтән торып форматына күчәргә мәҗбүр булдылар. Һәм алар бу бурычны үтәделәр.

"Башта шактый күп санда төрле онлайн-программалар булган уку йортларына дистантка күчү җиңел булды. Бигрәк тә гуманитар фәннәр өлкәсендә. Табигый, инженерлык, медицина фәннәре өлкәсендә шактый кыенлыклар булды, чөнки лаборатория җиһазларын эшкә җигәргә кирәк иде», - дип билгеләп үтте Гафуров. Ул "югары уку йорты табиблары" пандемия чорында бик зур тәҗрибә алды, чөнки, югары уку йорты диварлары эчендә укыганда, Covid-госпитальләр эшендә катнаштылар, дип өстәде. Алар шулай ук авыруны җиңел формада, өйдә кичергән пациентларга ярдәм иткән.

"Без студентлар өчен аерым обсервация ачтык. Төрле предметлы өлкәләрдә укучы студентларның үзара хезмәттәшлеге булачак табиблар белән яхшы эффект бирә», - дип ассызыклады ректор.

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов КФУның IFTE-2021не уздыру мәйданчыгы  очраклы рәвештә генә булмавын билгеләп үтте. Казан университеты – илдә педагогик кадрлар әзерләүнең иң эре үзәге. Югары уку йортында укытучыларны әзерләү системасын камилләштерүгә һәрвакыт зур игътибар бирелде. Форумның тематикасы бик тә актуаль. Беренчедән, бу – белем бирүнең бик тиз үзгәрә торган эчтәлеге, ул бүген тукталып кала алмый һәм система аның артыннан өлгерергә тиеш. Икенчедән, бу безнең тормышка даими керә торган яңа технологияләр. Бу мәгарифне цифрлаштыру һәм педагогик кадрлар әзерләүдә цифрлы технологияләр. Моннан тыш, бу мәгарифне индивидуальләштерү. Бүген һәр укучыга индивидуаль якын килү кирәк", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International