Россия Федерациясе Президенты тарафыннан «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр имзаланды. 2023 елның 1 сентябреннән көллиятләрдә бары тик экспертизаны узган һәм дәреслекләрнең федераль исемлеге тәкъдим иткән дәреслекләр генә файдаланылачак. Бу СПО системасында дәреслекләрнең эчтәлеген контрольгә алырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта 2025 елга кадәр законда күчеш чоры каралган.
Элегрәк Россия мәгариф министрлыгы дәреслекләргә анализ ясады, тарих дәреслекләренә аерым игътибар бирелде. Беренче чиратта бу Бөек Ватан сугышы турындагы мәгълүматка кагыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Сталинград сугышы вакыйгаларын бик аз чагылдыра торган кайбер дәреслекләр ачыкланды. Урта һөнәри белем бирү системасында элегрәк көллиятләрдә дәреслекләрнең федераль исемлеген куллану турындагы таләпләр гамәлдә булмаган.
"Бүген бездә балаларның яртысыннан артыгы, үз белем бирү траекториясен сайлап, 9 нчы сыйныфтан соң көллиятләргә бара. Моңа барлык алшартлар да бар: алга киткән инфраструктура, алдынгы җиһазлар, хезмәт базарында үзенең киләчәктәге ихтыяҗын ачык аңлау. Әмма көллиятләр эшче һөнәрләре күнекмәләре белән бергә гомуми фәннәр өлешендә дә белем бирергә тиеш, һәм биредә укыту әдәбиятының сыйфаты мәсьәләсенә мәктәпләрдәге кебегүк, нәкъ шулай ук таләпчән якын килергә кирәк, - дип билгеләп үтте мәгариф министры Сергей Кравцов. - Законга кертелгән үзгәрешләр, СПО системасында еллар буе басылып чыкмаган, искергән, тулы булмаган яисә дөрес булмаган мәгълүмат белән дәреслекләр эләккән вәзгыятьтән котылырга мөмкинлек бирәчәк".
Шулай ук кертелгән үзгәрешләр һөнәри белем бирүдә һөнәри стандартларны исәпкә алуның яңа алымнарына кагыла. Әйтик, хәзер һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф стандартларын түгел, ә якынча программалар эшләгәндә исәпкә алыначак. Әлеге норма колледжларда белем бирү программаларының эчтәлеген катгый җайга салудан китүне аңлата, бу система хезмәт базарындагы актуаль үзгәрешләргә оператив һәм сыгылмалы җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, хәзер урта һөнәри белемнең белем бирү стандартларын һәр һөнәр яки белгечлек буенча гына түгел, ә һөнәр һәм белгечлекнең эреләндерелгән төркемнәре, шулай ук һөнәри эшчәнлек өлкәләре һәм төрләре, белем бирү дәрәҗәсе буенча да эшләп булачак.