Язгы сессия кысаларында Татарстанда 11 896 дәрес узды, аларда 151 меңнән артык укучы һәм 36 мең көллият, училище һәм техникум студенты катнашты. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә онлайн-дәресләргә республиканың барлык мәктәпләре һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре дә кушылды. «Проект үсеп килүче буында финанс чишелешләрен кабул итүгә җаваплы һәм гыйлемле якын килү принципларын формалаштыруга, белем бирү процессына финанс белеме нигезләрен укытуны кертүгә һәм, ахыр чиктә, республикабызда яшәүчеләрнең финанс культурасы дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән», — дип билгеләп үтте Россия Банкының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Язгы сессия кысаларында яшь татарстанлылар шәхси финанс планлаштыруны, инвестицияләүне һәм иминиятләштерүне өйрәнделәр, пенсия системасы, кредит бирү һәм банк кертемнәренең үзенчәлекләре белән таныштылар. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм финанс хезмәтләрен кулланучылар хокукларын яклауга аерым игътибар бирелде. Тулаем алганда, Россия буенча 2021 елның язында онлайн-дәресләрне карауның гомуми саны 2,2 миллионны тәшкил итте.