20 июньдә Урицкий исемендәге паркта Халыкара әтиләр көненә багышланган бәйрәм узды, анда Казаннан һәм Татарстан муниципаль районнарыннан 300дән артык кеше катнашты.
Чараның төп максаты — гаиләне булдыруда һәм саклауда, балаларны тәрбияләүдә әти кешенең ролен ныгыту, гаиләләрдә әтиләрнең статусын һәм һөнәри осталыгын күтәрү, республикада аталарның абруен үстерү, җәмгыятьтә гаиләнең абруен күтәрү һәм гаиләләрдә гаилә мөнәсәбәтләренең уңай тәҗрибәсен тарату, балаларның һәм ата-аналарның уртак иҗаты традицияләрен ныгыту, гаилә тәрбиясе тәҗрибәсен тарату, ял оештыру, өлкәннәрнең һәм балаларның үзара мөнәсәбәтләрен камилләштерү, ятимлек проблемаларына игътибарны җәлеп итү.
Бәйрәмдә республиканың 13 муниципаль районыннан ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алган әтиләр, шулай ук иҗтимагый оешмалар активистлары ТР мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Чарада катнашучылар өчен спорт ярышларыннан, иҗади мастер-класслардан, уеннардан, конкурслардан, фотосессиядән, велойөгерештән һәм башка бик күп чаралардан торган эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Чараны оештыручы - "Аталар берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы, ТРда Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте, "Ир-егет булыр өчен туган" асоциаль тотышлы яшүсмерләрне коррекцияләү һәм үстерү үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Казан шәһәренең "Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге" ДБУ.