Татарстанда «Фән» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасының тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторы оешмалары «Фән» илкүләм проектының барлык системалы әһәмиятле чараларын гамәлгә ашыруда актив катнашалар.

2020 елда фәнни-технологик үсеш өстенлекләре буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләр башкаручы дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләрне төзүгә һәм үстерүгә дәүләт ярдәмен гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирүгә конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча Казан (Идел буе) федераль университеты җитәкләгән консорциум проекты җиңүче дип танылды.

Югары уку йорты базасында «Экологик чиста ресурсларны саклау энергетикасы, җир асты байлыкларыннан һәм биоресурслардан нәтиҗәле региональ файдалану» юнәлеше буенча «Планета сыек углеводородларының запасларын рациональ үзләштерү» фәнни-җитештерү үзәге оештырылды һәм эшли.

2020 - 2021 елларга федераль бюджеттан бирелгән субсидия суммасы 1,03 млрд. сум тәшкил итте.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 24 октябрендәге 2744-р номерлы «Планетаның сыек углеводородлар запасларын рациональ үзләштерү» НЦМУ күрсәтмәсе нигезендә 2020 елда 242,3 млн. сум күләмендә грант бүлеп бирелгән. 2021 елда КФУ һәм консорциум әгъзаларына субсидиянең калган өлеше — 787,7 млн. сум бирелер дип көтелә.

Моннан тыш, 2020 елда «Россия Федерациясендә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр уздыру өчен алдынгы инфраструктураны үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем  министрлыгы уздырган конкурс нәтиҗәләре буенча инжиниринг үзәкләрен булдыру өчен федераль бюджеттан грантлар бирү өчен Казан дәүләт мәдәният институты гаризасы танылды.

3 елга бирелә торган грант күләме (2021-2023 еллар) 105 млн. сум тәшкил итә. 2021 елда финанслау суммасы — 34,4 млн. сум.

Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы 2021 елда инновацион үсеш өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәкләр челтәрен үстерүгә федераль бюджеттан грантлар бирүгә 3 нче чираты үткәрде. Конкурс йомгаклары буенча республиканың югары уку йортлары тарафыннан тәкъдим ителгән 2 проект (КФУ һәм КНИТУ-КАИ) җиңүчеләр рәтенә керде.

2021-2023 елларда әлеге университетларда махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәкләрне үстерүгә 600 һәм 245,5 млн. сумлык федераль субсидияләр бүлеп биреләчәк.

Моннан тыш, «РФАның Казан фәнни үзәге» ФИЦ фәнни һәм мәгариф оешмаларының үз эшләнмәләре нигезендә заманча технологияләр төзү һәм гамәлгә кертү максатларында субсидияләр бирүгә сайлап алу җиңүчесе булды.

Грант 4 елга бирелә. Федераль бюджет акчаларыннан 2021 елда финанслау суммасы 15 млн. сум тәшкил итәчәк. Грантның гомуми суммасы (килешүнең барлык шартларын үтәгәндә) 140 млн. сумнан да артык булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International