Өстәмә көннәрдә 2,7 меңнән артык кеше БДИ тапшырачак

2021 елның 13 июле, сишәмбе

12 июльдән 17 июльгә кадәр 2021 елгы БДИның өстәмә чоры узачак. Бу көннәрдә имтиханнарны төп чорда авыру яки документ белән расланган башка җитди сәбәп буенча тапшырмаучылар  бирә алачак.

Өстәмә чорда имтиханнарда катнашуга барлыгы 2,7 меңнән артык кеше теркәлгән, шул исәптән 1,4 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы.

Имтиханнар Россиянең 77 субъектында узачак. Имтиханнар үткәрүдә 5 меңгә якын оештыручы һәм техник белгеч катнашачак, 259 медицина хезмәткәре дежур торачак.

12 июльдә география, әдәбият, биология, тарих һәм чит телләр буенча( телдән өлеше )БДИ узачак. 13 июльдә рус теленнән , 14 июльдә җәмгыять белеме, химия, физика, профильле математика, информатика һәм ИКТ буенча имтиханнар һәм чит телләр буенча БДИның язма өлеше узачак. 17 июльдә барлык фәннәр буенча резерв көн каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International