Абитуриентлар дәүләт хезмәтләре аша РФ вузларына гаризалар биргәндә аттестатларын куймаска мөмкин

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

"Югары уку йортына онлайн укырга керү" суперсервисы аша кабул итү турында гариза биргәндә абитуриентлар белем алу турында документы яки аларның күчермәләрен куймаска мөмкин, дип хәбәр иттеләр Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Әлеге документ турында мәгълүмат "Белем алу турында һәм (яисә) квалификация турында документларның Федераль реестры, укыту турында документлар" системасында булган мәгълүматлар белән расланачак", - диелә хәбәрдә.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, абитуриент югары уку йортының кабул итү комиссиясенә укырга кабул итү турындагы гаризаны гына җибәрергә хокуклы. "Шулай итеп, администрация белән абитуриентның шәхси контактын таләп итми торган онлайн-форматта укырга документлар кабул итү өчен максималь уңайлы шартлар тәэмин ителә", - дип өстәделәр Мәгариф һәм фән министрлыгына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International