Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Безнең яңа укытучы” гранты турында” 1999 елның 14 августындагы под-1132/19 номерлы приказы нигезендә “Безнең яңа укытучы” грантына конкурс үткәрелә.
Республикабызның һәр шәһәрендә һәм бистәсендә дөрестән дә халык укытучылары бар.
Ничә яшьтә булуыбызга да карамастан, безнең һәркайсыбызның күңелендә аларга карата чиксез рәхмәтлелек яши.
12 сентябрьдә Су спорт төрләре сараенда Россия Хезмәт Герое, Россиянең атказанган тренеры, синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаяның хәйрия мастер-классы узды.
Краснодар краенда «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәге базасында 2019 елгы «Президент спорт уеннары» Бөтенроссия укучылар спорт уеннарының финал этаплары башланды.
27 октябрьдә 12: 00 сәгатьтә Россия һәм чит илләрдә җирле вакыт буенча бишенче тапкыр мәгърифәтчелек акциясе – Россия география җәмгыятенең географик диктанты узачак.
19-20 октябрьдә Казанда яшь биологлар турниры узачак. Турнир биология белән мавыккан 8-11 сыйныф укучылары арасында 3-5 мәктәп укучысыннан торган командалар өчен узачак. Ярыш биологик көрәш, башка катнашучылар һәм жюри белән актив дискуссия формасында уза.
Junior АКБО "Россия-мөмкинлекләр иле"ярдәмендә МТИның Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы башланды. 5-7 сыйныф укучылары роботлар, космик аппаратлар прототипларын һәм башка "акыллы" инженерлык җайланмаларын җыя алачаклар. Барлыгы биш өлкә: кеше, яшәү тирәлеге, космос, виртуаль дөнья һәм роботлар дөньясы өчен технологияләр.
Яр Чаллы педагогия көллияте базасында инвалид һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс»V милли һөнәри осталык чемпионатының региональ этабы уза. Чемпионат 37 катнашучыны һәм Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга, Кукмара, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән 23 экспертны берләштерде. Чемпионат үз эченә 2 компетенцияне ала: «Бисер белән чигү», «Башлангыч сыйныфлар укытучысы».
2021 елда Россия инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс " Х Халыкара чемпионатын кабул итәчәк.
Яндекс Россия югары уку йортлары һәм региональ квалификация күтәрү институтлары белән бергә "Мин укытучы" дигән яңа программаны башлап җибәрәчәк. Өч ел эчендә анда 500 меңгә якын педагогика вузы укытучысы һәм студенты катнашачак. Аларны уку процессында ярдәм итәчәк яңа технологияләр һәм программлар кулланырга өйрәтәчәкләр. Педагогларга шулай ук мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү ысуллары турында сөйләячәкләр - алар ярдәмендә өлгереш статистикасын алып бару һәм һәр баланың хаталарын анализлау җиңелрәк. Проектта инде 24 төбәк катнаша.