Казанда Бөтенроссия географик диктантын 18 мәйданчыкта, шулай ук онлайн режимда язачаклар. Еллык акция 29-нчы ноябрьдә узачак.
Сәләтле укучылар югары уку йорты укытучылары белән берлектә олимпиадаларга, химия һәм биология буенча имтиханнарга әзерләнә.
6 ноябрь көнне 9:30 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында ачык ишекләр көне узачак.
Казан укучылары «Бергәләп аерабыз» дигән рәсем конкурсында катнаша алалар. Балалар үзләренең иҗади эшләрендә үз йортларында, мәктәптә, ишегалдында чүп-чарны ничек аралауларын сөйләргә тиеш.
Җиңүчеләр «Информатика һәм исәпләү техникасы» бакалавриаты программасы буенча Россия ИТ-вузында 36 мең сумга кадәр стипендия һәм дүрт магистратура программасы буенча: «Эшләнмәләр белән идарә итү», «Компьютер куркынычсызлыгы һәм челтәр», «Мәгълүматларны анализлау һәм ясалма интеллект» һәм «Робототехника һәм компьютер күрү» буенча грант алачак.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның М.С.Устинова исемендәге 102нче мәктәбе каршында оештырылган лагерьның көзге каникул көннәрендәге эшчәнлеге һәм балаларны ничек ашатулары белән танышты. Мәгариф һәм фән министры билгеләп үткәнчә, «балаларны кайнар аш белән тәэмин итү процессы махсус контрольдә тотыла».
«КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте хезмәткәре Екатерина Матвеева WorldSkills методикасы буенча сәнәгатьнең югары технологияле тармакларының үтәли эшче һөнәрләре VII милли чемпионатында «Рекрутинг» компетенциясендә икенче урынны алды.
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе «Хәзерге заман әдәбияты: дидактик һәм тәрбияви потенциал» авторлык иҗат эшләре һәм методик эшләнмәләрнең I төбәкара конкурсын башлау турында игълан итә.
«Ачык мәктәп» платформасында быелгы уку елыннан татар теле бүлеге эшли башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты каршындагы «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге җитәкчесе, проектның төбәк координаторы Нурия Гаязова сөйләде.
30 октябрьдә Лениногорск нефть техникумында «Һөнәри белем бирүне модернизацияләү, шул исәптән җайлаштыру, гамәли юнәлешле һәм сыгылмалы белем бирү программаларын гамәлгә кертү юлы белән» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.