Иннополис шәһәренең мәгълүмати технологияләр лицей-интернаты

Иннополис Университеты базасында сәләтле балалар өчен бөтен мөмкинлекләре булган уникаль лицей  ачыла.
Уку йортында белем бирү Россия һәм чит илләрдә тупланган иң алдынгы укыту алымнарына һәм инновацион технологияләргә нигезләнә.
Барлык фәннәрдән Университет укытучылары һәм Россия югары уку йортларының әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре, чит телләрдән – чит ил мөгалимнәре белем бирәчәк.
Лицейга укучылар конкурс нигезендә кабул ителә. Конкурста катнашучылар рус теле һәм математика фәннәреннән имтихан һәм әңгәмә үтәргә тиеш була.
Баланың уңышлары турында портфолио тапшыру шарт. Уку йортында белем алу бушлай.
Заявканы электрон рәвештә lyceum@innopolis.ru адресына җибәрергә яисә тәүлек дәвамында кабул итүче  8-800-222-22-87 номеры буенча шалтыратып (Россия буенча бушлай) калдырырга мөмкин.

Иннополис лицее
7,8,9,10 сыйныфларга кабул итү игълан итә
укыту профильләре
:
-физика-математика
-информатика һәм ИКТ


E-mail: lyceum@innopolis.ru
тел. 8-800-222-22-87 (тәүлек дәвамында һәм Россия буенча шалтырату бушлай)

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International