Ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар хакында төбәк мәгълүмат банкын формалаштыру, алып бару һәм файдалану

       Дәүләт хезмәтеннән файдалану өчен гариза бирүчеләр булып түбәндәгеләр тора:

       Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны уллыкка (кызлыкка) алырга, аларны опекага (химаягә) яки сыендыручы гаиләләргә кабул итәргә теләүче Россия Федеарциясе гражданнары;

       Россия Федерациясе законнары билгеләп куйган нигезләр булганда, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны уллыкка (кызлыкка) алырга  теләүче – даими рәвештә Россия Федерациясеннән читтә яшәүче Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары һәм гражданлыксыз затлар.

       Дәүләт хезмәте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (алга таба – Министрлык) – ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар хакында дәүләт мәгълүмат банкының төбәк операторы тарафыннан күрсәтелә.

      «Республика уллыкка алу, опека һәм попечительлек үзәге» ДКУ (алга таба – Үзәк) дәүләт хезмәте күрсәтү буенча Министрлыкка ярдәм итә.

       Россия Федерациясе гражданнары Министрлыкка турыдан-туры (шәхсән) мөрәҗәгать итәләр.

Әгәр Россия Федерациясенең халыкара килешүе башка төрле тәртипне билгеләп куймаган булса, даими рәвештә Россия Федерациясеннән читтә яшәүче Россия Федерациясе гражданнары, чит ил гражданнары һәм гражданлыксыз затлар Министрлыкка шәхсән яки чит ил оешмалары вәкиллекләре аша мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

       Министрлыкның урнашкан урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3, 205 нче, 207 нче каб.

       Үзәкнең урнашкан урыны: Казан шәһәре, Социалистическая урамы, 5 йорт.

       Министрлыкның эш графигы: шимбә һәм якшәмбедән кала көн саен, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькәчә, җомга 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә, төшке аш – 12.30 сәгатьтән 13.30 сәгатькәчә.

       Үзәкнең эш графигы: шимбә һәм якшәмбедән кала көн саен, 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә, төшке аш 12.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькәчә.

       Керү рөхсәт һәм (яки) шәхесне раслаучы документ белән.

       Министрлык телефоны: 8 (843) 294-95-66.

       Үзәкнең телефоннары: 533-00-84, 533-00-83; 533-00-82; 533-00-79; факс: 533-00-81, 533-00-84. Казан коды: 843.

       Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникацияләр челтәрендәге (алга таба – «Интернет» челтәре) рәсми сайты адресы: http://www.mon.tatar.ru.

        Дәүләт хезмәте турында мәгълүматны алып була:

        1) гариза бирүчеләр белән эшләү өчен Министрлык бүлмәләрендә урнашкан, дәүләт хезмәте турында визуаль һәм текстлы мәгълүматтан торган мәгълүмат стендлары ярдәмендә.

        2) «Интернет» челтәре ярдәмендә:

        Министрлыкның рәсми сайтыннан (http://www.mon.tatar.ru);

        Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан (http://uslugi.tatar.ru);

        Татарстан Республикасы хөкүмәтенең рәсми сайтыннан (www.prav.tatar.ru); Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырылган интернет-сайттан (www.usynovite.ru) (алга таба – Интернет-сайт);

        Үзәкнең электрон почтасы (e-mail) адресы: children_kazan@mail.ru;

        Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм  порталыннан (http://www.gosuslugi.ru);

        3) Министрлыкка телдән мөрәҗәгать итеп (шәхсән яки телефоннан);

        4) Министрлыкка язмача мөрәҗәгать итеп.

        Дәүләт хезмәте күрсәтү срогы, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын исәпкә алып, туктатып тору мөмкинлеге Россия Федерациясе законнары белән күздә тотылган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору срогы:

        Мөрәҗәгать иткән гражданнар турындагы белешмәләрне балалар хакында төбәк мәгълүмат банкына кертү һәм гариза бирүчегә  балалар хакында төбәк мәгълүмат банкындагы ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар турында мәгълүмат бирү документлар тапшырылган көннән башлап 8 эш көне эчендә башкарыла.

        Баланы үз гаиләләренә тәрбиягә кабул итәргә теләүче гариза бирүчеләргә алар сайлаган – ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган бала янына баруга юллама бирү гариза бирүче зат бала янына барырга   ризалашкан моменттан башлап 3 эш көне эчендә башкарыла.

         Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору күздә тотылмаган .

        Дәүләт хезмәте күрсәтү, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм мәҗбүри булып торган  хезмәтләрне күрсәтү өчен закон яки башка норматив-хокукый актлар нигезендә гариза бирүче  тапшырырга тиешле кирәкле документларның тулы исемлеге, гариза бирүче тарафыннан аларны алу ысуллары, шул исәптән электрон формада, аларны тапшыру  тәртибе:

1. Россия Федерациясе гражданины белгечкә үзенең шәхесен раслаучы документны күрсәтә һәм түбәндәгеләрне тапшыра:

 а) үзенең баланы (балаларны) үз гаиләсенә тәрбиягә кабул итәргә теләве турында һәм, аның теләкләренә туры килүче балалар хакында исәптә булган белешмәләр белән таныштыруны үтенеп, бу Регламентка 3 нче кушымтада китерелгән форма буенча гариза;

б) бу Регламентка 4 нче кушымтада китерелгән форма буенча гражданин анкетасының тутырылган 1 бүлеге;

 в) гражданинның яшәү урынында бирелгән, гражданинның уллыкка алучы, опекун (химаяче) булу мөмкинлеге турында опека һәм попечительлек органының бу Регламентка 5 нче кушымтада китерелгән форма буенча бәяләмәсе.

2. Россия Федерациясе гражданины баланы уллыкка алуны рәсмиләштерү моментында бер елдан артыграк срокка башка дәүләткә чыгып киткән очракта (эшкә яки башка сәбәпләр буенча), 1 пунктта күрсәтелгән документлардан тыш, түбәндәге документларны тапшыра:

а) баланы уллыкка (кызлыкка) алуны рәсмиләштерү моментында кайсы дәүләт территориясендә яши – шул дәүләткә барып җиткәч, шул дәүләтнең вәкаләтле органнары тарафыннан бу Регламентка 6 һәм 7 нче кушымталарда китерелгән форма буенча бирелгән: аның тормыш шартлары турында бәяләмә һәм уллыкка (кызлыкка) алынган баланың яшәү һәм тәрбияләнү шартларын һәм аны Россия Федерациясе консуллык учреждениесендә консуллык исәбенә куюны контрольдә тоту йөкләмәсе;

б) чит ил оешмасының бу пунктның «а» пунктчасында күрсәтелгән документларны әзерләүгә вәкаләтле органнарның вәкаләтен раслаучы лицензиясе (яки чит ил дәүләте законнары билгеләгән башка документы) күчермәсе.

Әгәр Россия Федерациясе законнары яки Россия Федерациясенең халыкара килешүе башкача күздә тотмаса, документлар билгеләнгән тәртиптә легальләштерелгән, рус теленә тәрҗемә ителгән булырга тиеш һәм тәрҗемә Россия Федерациясенең Россия гражданинының яшәү урыны булып торучы дәүләттәге консуллык учреждениесендә яки дипломатлар вәкиллегендә яисә нотариус тарафыннан Россия Федерациясе территориясендә расланган булырга тиеш.

Карап тикшерүгә документлар аларны биргән көннән башлап бер ел дәвамында кабул ителә. Әгәр чит ил дәүләте законнары документлар гамәлдә булуның башка срогын күздә тотса, алар шул дәүләт законнары билгеләгән срок дәвамында карап тикшерелергә мөмкин.

3. Даими рәвештә Россия Федерациясеннән читтә яшәүче Россия Федерациясе гражданины, чит ил гражданины яки гражданлыксыз зат тапшыра:

а) үзенең баланы (балаларны) үз гаиләсенә тәрбиягә кабул итәргә теләве турында һәм, аның теләкләренә туры килүче балалар хакында исәптә булган белешмәләр белән таныштыруны үтенеп, бу Регламентка 3 нче кушымтада китерелгән форма буенча гариза;

б) бу Регламентка 4 нче кушымтада китерелгән форма буенча гражданин анкетасының тутырылган 1 бүлеге;

в) ул уллыкка (кызлыкка) алган баланы Россия Федерациясенең тиешле консуллык учреждениесендә, билгеләнгән тәртиптә, бу Регламентка 8 нче кушымтада китерелгән форма буенча исәпкә кую йөкләмәсе;

г) бу Регламентка 9 нчы кушымтада китерелгән форма буенча, уллыкка (кызлыкка) алынган баланың яшәү һәм тәрбияләнү шартларын тикшерү өчен мөмкинлек бирү йөкләмәсе;

д) чит ил гражданинының шәхесен раслаучы һәм Россия Федерациясе тарафыннан шул сыйфатта танылучы документ күчермәсе;

е) ул кайсы дәүләт гражданины булып тора – шул дәүләтнең (даими рәвештә Россия Федерациясеннән читтә яшәүче Россия Федерациясе гражданины яки гражданлыксыз зат өчен – ул даими яшәү урынына ия булган дәүләтнең) вәкаләтле органының аның тормыш шартлары һәм уллыкка (кызлыкка) алучы булу мөмкинлеге турында бәяләмәсе. Бәяләмәгә аның гаиләсе турында фотоматериаллар кушып бирелә;

ж) бу Регламентка 6 нчы кушымтада китерелгән форма буенча, һәм Россия Федерациясе территориясендә чит ил дәүләтләре органнары һәм оешмаларының балаларны уллыкка (кызлыкка) алу буенча эшчәнлеге һәм аның башкарылуын контрольдә тоту турында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 4 ноябрендәге № 654 карары белән расланган нигезләмәнең 22 нче  пункты билгеләгән тәртиптә, даими рәвештә Россия Федерациясеннән читтә яшәүче Россия Федерациясе гражданины, чит ил гражданины яки гражданлыксыз затның яшәү дәүләте вәкаләтле органының уллыкка (кызлыкка) алынган баланың яшәү һәм тәрбияләнү шартларын контрольдә тоту һәм баланың уллыкка (кызлыкка) алучы гаиләсендә яшәү һәм тәрбияләнү шартлары турында хисаплар тапшыру йөкләмәсе. Баланың уллыкка (кызлыкка) алучы гаиләсендә яшәү һәм тәрбияләнү шартлары турында хисаплар бу Регламентка 10 нчы кушымтада китерелгән форма буенча тапшырыла;

з) бу Регламентка 7 нче кушымтада китерелгән форма буенча,  даими рәвештә Россия Федерациясеннән читтә яшәүче Россия Федерациясе гражданины, чит ил гражданины яки гражданлыксыз затның яшәү дәүләте вәкаләтле органының уллыкка (кызлыкка) алынган баланың Россия Федерациясенең консуллык учреждениесендә исәпкә куелуын, һәм Россия Федерациясе консуллык учреждениеләренең Россия Федерациясе гражданнары булып торучы һәм чит ил гражданнары яки гражданлыксыз затлар тарафыннан уллыкка алынган балаларны исәпкә куюының Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2000 елның 29 мартындагы № 275 карары белән расланган кагыйдәләре билгеләгән срокларда үтәлүен контрольдә тоту йөкләмәсе;

и) уллыкка (кызлыкка) алучы булуга кандидат кайсы дәүләт гражданины булса, шул дәүләтнең вәкаләтле органының ул гражданины булган дәүләтнең законнарында бер җенестәге затлар арасында төзелгән бергәлекне никах дип тануның булмавын раслаучы документы (никахта тормаучы зат мөрәҗәгать иткән очракта бирелә);

к) чит ил оешмасының бу пунктның «е» – «и» пунктчаларында күрсәтелгән документларны әзерләүгә вәкаләтле органнарның вәкаләтен раслаучы лицензиясе (яки башка документы) күчермәсе;

л) уллыкка (кызлыкка) алучы булуга кандидатлар әзерләүне узганлык турында чит ил дәүләте законнары тарафыннан андый документларга куела торган таләпләргә туры китереп рәсмиләштерелгән таныклык яки башка документ күчермәсе;

м) чит ил дәүләте законнары тарафыннан андый документларга куела торган таләпләргә туры китереп расланган, уллыкка (кызлыкка) алучы булуга кандидатлар әзерләү шуның буенча уздырылган программа күчермәсе;

н) уллыкка (кызлыкка) алучы булуга кандидатлар әзерләүне узганлык турында документ биргән чит ил оешмасының гражданнарны монда күрсәтелгәнчә әзерләргә һәм тиешле документны бирергә хокукын раслаучы документ.

4. Чит ил гражданины баланы уллыкка алуны рәсмиләштерү моментында бер елдан артыграк срокка башка дәүләткә чыгып киткән очракта (эшкә яки башка сәбәпләр буенча), 3 пунктның «а» – «д», «и» һәм «л» – «н» пунктчаларында күрсәтелгән документлардан тыш, түбәндәге документларны тапшыра:

а) уллыкка (кызлыкка) алучы булу мөмкинлеге турында бәяләмә, һәм даими яшәү урыны булып торучы дәүләткә кире кайткач, шул дәүләтнең вәкаләтле органнары тарафыннан бирелгән: уллыкка (кызлыкка) алынган баланың яшәү һәм тәрбияләнү шартларын һәм аны Россия Федерациясе консуллык учреждениесендә консуллык исәбенә куюны контрольдә тоту йөкләмәсе;

б) баланы уллыкка (кызлыкка) алуны рәсмиләштерү моментында кайсы дәүләт территориясендә яши – шул дәүләтнең вәкаләтле органнары тарафыннан бирелгән: аның тормыш шартлары турында бәяләмә һәм уллыкка (кызлыкка) алынган баланың яшәү һәм тәрбияләнү шартларын, һәм шул дәүләткә барып җиткәч, аны Россия Федерациясе консуллык учреждениесендә консуллык исәбенә куюны контрольдә тоту йөкләмәсе;

в) чит ил оешмасының бу пунктның «а» һәм «б» пунктчаларында күрсәтелгән документларны әзерләүгә вәкаләтле органнарның вәкаләтен раслаучы лицензиясе (яки чит ил дәүләте законнары билгеләгән башка документы) күчермәсе.

5. Үзе шул дәүләт гражданины булып тормаган дәүләт территориясендә даими яшәүче чит ил гражданины 3 пунктның «а»-«д», «и» пунктчаларында күрсәтелгән документлардан тыш, 3 пунктның «е»-«з» һәм «к»-«н» пунктчаларында күрсәтелгән: үзе анда даими яшәү урынына ия булган дәүләтнең вәкаләтле органы тарафыннан бирелгән документларны тапшыра.

6. Ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган, үзенең туганы булып торучы баланы уллыкка алырга теләүче чит ил гражданины 3-5 пунктлар күздә тоткан документлардан тыш, опека һәм попечительлек органнарына уллыкка алынучы бала белән үзенең туганлык фактын раслаучы документлар тапшыра.

Әгәр Россия Федерациясе законнары яки Россия Федерациясенең халыкара килешүе башкача күздә тотмаса, 3-5 пунктлар нигезендә тапшырылучы барлык документлар билгеләнгән тәртиптә легальләштерелгән, рус теленә тәрҗемә ителгән булырга тиеш һәм тәрҗемә чит ил гражданинының яшәү урыны булып торучы дәүләттә Россия Федерациясенең консуллык учреждениесендә яки дипломатлар вәкиллегендә яисә нотариус тарафыннан Россия Федерациясе территориясендә расланган булырга тиеш.

3 нче пунктның «а»-«г» пунктчаларында күрсәтелгән документлар карап тикшерүгә аларны төзегән көннән башлап бер ел дәвамында, ә 3 нче пунктның – «е»-«к», 4 нче пунктның «а»-«в» пунктчаларында күрсәтелгәннәре алар бирелгән көннән башлап бер ел дәвамында кабул ителә.

Әгәр чит ил дәүләте законнары 3 нче пунктның – «е»-«н», 4 нче пунктның «а»-«в» пунктчаларында күрсәтелгән документлар гамәлдә булуның башка срогын күздә тотса, алар шул дәүләт законнары билгеләгән срок дәвамында карап тикшерелергә мөмкин.

Дәүләт хезмәте алу өчен гариза бланкын гариза бирүче Министрлыкка шәхсән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы Министрлыкның рәсми сайтына урнаштырылган.

Гариза бирүче гаризасын һәм кушып бирелә торган документларны кәгазьдә түбәндәге ысулларның берсе белән тапшыра (җибәрә) ала:

шәхсән (гариза бирүче исеменнән ышанычнамә нигезендә эш итүче зат);

кулга тапшырылуы турында хәбәрнамә белән почта аша заказлы хат.

Гариза бирүче шулай ук гариза һәм документларын квалификацияләнгән көчәйтелгән электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә, гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре аша, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре һәм Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша тапшыра (җибәрә) ала.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International