Педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү

Квалификация категориясен билгеләү максатларында Татарстан Республикасында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтү буенча административ регламент   (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 25 июлендәге  4231/14 номерлы боерыгы белән расланды)

 

1. Гомуми нигезләмәләр

 

1.1. Әлеге Административ регламент квалификация категориясен билгеләү максатларында Татарстан Республикасында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның (алга таба – оешма) педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча дәүләт хезмәте (алга таба – дәүләт хезмәте) күрсәтү стандартын һәм тәртибен билгели.

1.2. Дәүләт хезмәтеннән файдаланучылар (алга таба – мөрәҗәгать итүче):

белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның педагогик хезмәткәрләре вазыйфалары номенклатурасының  I бүлегендәге 2 бүлекчәсендә күрсәтелгән вазыйфаларны, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 8 августындагы 678 номерлы карары белән расланган белем бирү оешмалары җитәкчеләре вазыйфаларын били торган педагогик оешма хезмәткәрләре, шул исәптән, вазыйфаларны биләү шул ук яки башка бер оешмада берьюлы ике эштә эшләү юлы белән, шулай ук шул ук оешмада эшләп, хезмәт килешүендә билгеләнгән берьюлы берничә вазыйфа биләү юлы белән гамәлгә ашырылган очракларда да (алга таба – педагогик хезмәткәрләр).

1.3. Дәүләт хезмәте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (алга таба – Министрлык) тарафыннан күрсәтелә.

1.3.1. Министрлыкның урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Кремль урамы, 9 йорт, каб. 110, 116.

Министрлыкның эш графигы: һәр көнне, шимбә һәм якшәмбедән тыш, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке аш 13.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр. Гаризалар кабул итү графигы: һәр көнне, шимбә һәм якшәмбедән тыш, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке аш 13.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр.

Җәмәгать транспортында «Ирек мәйданы», «КАИ», «Үзәк стадион» тукталышына кадәр килергә кирәк.

Кертү рөхсәт кәгазе һәм (яки) шәхесне таныклый торган документ ярдәмендә.

1.3.2. Белешмәләр өчен телефоннар: 294-95-33, 294-95-31.

1.3.3. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге (алга таба - «Интернет» челтәре) рәсми сайты адресы:  http://www.mon.tatar.ru.

1.3.4. Дәүләт хезмәте турында мәгълүмат түбәндәгечә алынырга мөмкин:

1) «Интернет» челтәре аша:

Татарстан Республикасының рәсми сайтында  (http://www.mon.tatar.ru);

3) Министрлыкка телдән (шәхсән яки телефон аша) мөрәҗәгать иткәндә;

3) Министрлыкка язмача (шул исәптән электрон документ рәвешендә) мөрәҗәгать иткәндә;

4) дәүләт хезмәте турында визуаль һәм текстлы мәгълүматны үз эченә алучы, Министрлыкның мөрәҗәгать итүчеләр белән эшләү урыннарында урнашкан дәүләт хезмәте турындагы мәгълүмат стендлары аша. Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә мәгълүмат стендларында урнаштырыла торган дәүләт хезмәте турындагы мәгълүмат әлеге Регламентның   1.1, 1.3.1, 2.3, 2.5, 2.8, 2.10, 2.11, 5.1 пунктларындагы (пунктчаларындагы) белешмәләрне үз эченә ала.

1.3.5. Дәүләт хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүмат Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә мәгълүмат технологияләре һәм куркынычсызлык бүлеге белгече тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында (http://www.mon.tatar.ru), белем бирү оешмаларының мәгълүмат стендларында урнаштырыла.

1.4. Дәүләт хезмәте түбәндәгеләр нигезендә күрсәтелә:

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль закон («Россия Федерациясе законнары җыентыгы», 02.08.2010, №31, 4179 статья, «Российская газета», 30.07.2010, №168) (алга таба – 210-ФЗ номерлы федераль закон);

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль закон («Россия Федерациясе законнары җыентыгы», 31.12.2012, №53 (I өлеш), 7598 статья, «Российская газета», 31.12.2012, №303) (алга таба – 273-ФЗ номерлы федераль закон);

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның педагогик хезмәткәр вазыйфалары, белем бирү оешмалары җитәкчеләре вазыйфалары номенклатурасын раслау турында» 2013 елның 8 августындагы 678 номерлы карары («Россия Федерациясе законнары җыентыгы», 19.08.2013, №33, 4381 статья);

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының «Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә аттестация уздыру кагыйдәләрен раслау турында» 2014 елның 7 апрелендәге 276 номерлы боерыгы («Российская газета», 04.06.2014, №124) (алга таба – Аттестацияләү тәртибе);

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының «Җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр вазыйфаларының бердәм квалификация белешмәсен, «Белем бирү хезмәткәрләре вазыйфаларының квалификация характеристикалары» бүлеген раслау турында» 2010 елның 26 августындагы 761н номерлы боерыгы («Российская газета», 20.10.2010, №237) (алга таба – РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 761н номерлы боерыгы);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәсьәләләре» 2009 елның 8 маендагы 287 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы турында нигезләмә («Татарстан Республкиасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм боерыклары һәм республика башкарма хакимият органнары норматив актлары җыентыгы» 27.05.2009, №19-20) (алга таба – Нигезләмә);

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт башкарма хакимият органнарында дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын эшләү һәм раслау тәртибен раслау турында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 2 ноябрендәге 880 номерлы карары («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм күрсәтмәләре һәм республика башкарма хакимият органнары норматив актлары җыентыгы», 08.12.2010, №46) (алга таба – 880 номерлы ТР МК карары);

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011 елның 19 гыйнварындагы 47/11 номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасының белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалары педагогик хезмәткәрләренә аттестация уздыру буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының аттестацияләү комиссиясе турында нигезләмә (Министрлык сайтында урнаштырылган/mon.tatar.ru/Мәгариф/Педагогик аттестация/Норматив документлар/);

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 елның 12 гыйнварындагы 105/12 номерлы боерыгы белән расланган Педагогик хезмәткәрләрнең квалификация дәрәҗәсенең квалификация категорияләренә (беренче яки югары) куела торган таләпләргә туры килүен билгеләү максатларында аттестация үткәрү өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлеге буенча эксперт комиссиясе турында нигезләмә (алга таба – Эксперт комиссияләре турында нигезләмә) (Министрлык сайтында урнаштырылган/mon.tatar.ru/Мәгариф/Педагогик аттестация/Норматив документлар/);

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 14 июлендәге 3970/14 номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының аттестацияләү комиссиясе каршындагы эксперт төркемнәре турында нигезләмә (Министрлык сайтында урнаштырылган /mon.tatar.ru/Мәгариф/Педагогик аттестация/Норматив документлар/);

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2014 елның 14 июлендәге 3963/14 номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләрендәге педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү формалары һәм процедуралары турында нигезләмә (Министрлык сайтында урнаштырылган/mon.tatar.ru/Мәгариф/Педагогик аттестация/Норматив документлар/).

1.5. Әлеге Административ регламентта түбәндәге терминнар һәм билгеләмәләр кулланыла:

аттестация – педагогик хезмәткәрләрнең квалификация дәрәҗәсенең квалификация категорияләренә (беренче яки югары) куела торган таләпләргә туры килүен билгеләү;

аттестация уздыручы орган – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;

аттестацияләү комиссиясе – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә педагогик хезмәткәрләргә аттестация үткәрү өчен төзелә торган комиссия;

аттестацияләү комиссиясе карары – аттестацияләнә торган мөрәҗәгать итүченең квалификация категориясенә (беренче яки югары) куела торган таләпләргә туры килүе (туры килмәве) турында комиссия нәтиҗәләре;

квалификация категориясе – аттестацияләнә торган педагогик хезмәткәрнең норматив таләпләргә туры килүен бәяләү күрсәткече;

аттестацияләү процедурасы – билгеләнгән тәртиптә расланган һәм аттестацияләү процессын гамәлгә ашыру өчен рәсми үтәү күрсәтмәсе бирелгән эзлекле гамәлләрнең стандарт тупланмасы;

техник хата – дәүләт хезмәте күрсәтә торган орган тарафыннан җибәрелгән һәм документка (дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә) кертелгән белешмәләрнең, белешмәләр кертүгә нигез булган документлардагы белешмәләрнең ярашсызлыгына китергән хата (язу, басма хата, грамматик яки арифметик хата яисә шуңа охшаш хата);

дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкнең читтән торып эшләү урыны – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкнең «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкләр эшчәнлеген оештыру кагыйдәләрен раслау турында» 2012 елның 22 декабрендәге 1376 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкләр эшчәнлеген оештыру кагыйдәләренең 34 пункты нигезендә Татарстан Республикасы шәһәре яки муниципаль районы (шәһәр округы) авыл җирлегендә булдырылган территориаль аерымланган структур бүлекчәсе (офисы).

Әлеге Административ регламентта дәүләт хезмәте күрсәтү турында гариза дигәндә (алга таба – гариза) дәүләт хезмәте күрсәтү турында рәсми мөрәҗәгать аңлашыла (210-ФЗ номерлы федераль законның 2 статьясының 1 пункты). Гариза кәгазьдә яки электрон рәвештә тутырыла (үрнәк форма 1 нче кушымтада китерелгән).

 

2. Дәүләт хезмәте күрсәтү стандарты

 

Дәүләт хезмәте күрсәтү стандартына карата таләпнең атамасы

Стандартка карата таләпләр эчтәлеге

Хезмәтне яисә таләпне билгели торган норматив акт

2.1. Дәүләт хезмәтенең атамасы

Квалификация категориясен билгеләү максатларында Татарстан Республикасында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү

273-ФЗ номерлы федераль закон

Аттестацияләү тәртибе

2.2. Дәүләт хезмәтен күрсәтүче башкарма хакимият органы аталышы

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (алга таба – Министрлык).

273-ФЗ номерлы федераль законның 49 статьясының 3 пункты;

2.3. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсенә тасвирлама

Беренче яки югары квалификация категориясен билгеләү турында Министрлык боерыгы

Беренче (югары) квалификация категориясен билгеләүдән баш тарту турында Аттестацияләү комиссиясе карары

Аттестацияләү тәртибенең 39, 44 пунктлары

2.4. Дәүләт хезмәте күрсәтү чоры, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтүдә ярдәм күрсәтүче оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын да исәпкә алып, Россия Федерациясе законнарында туктатып тору мөмкинлеге каралган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору чоры

Педагогик хезмәткәрләрнең аттестация үткәрү турындагы гаризалары аттестацияләү комиссияләре тарафыннан аларны алган көннән 30 календарь көненнән артмаган чорда карала, бу вакыт дәвамында:

а) һәр педагогик хезмәткәр өчен, элек билгеләнгән квалификация категориясенең гамәлдә булу вакытын исәпкә алып, аттестация үткәрүнең конкрет вакыты билгеләнә;

б) педагогик хезмәткәрләргә аттестация үткәрү вакыты һәм урыны турында язмача хәбәр ителә.

Аттестацияләү комиссиясе карары кабул ителгәнчегә кадәр һәр мөрәҗәгать итүче өчен аттестация дәвамлылыгы 60 календарь көненнән артмый.

Дәүләт хезмәте күрсәтү чорын туктатып тору каралмаган

Аттестацияләү тәртибенең 30, 32, 33 пунктлары;

2.5. Зарури яисә башка норматив хокукый актлар нигезендә дәүләт хезмәте, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтү буенча кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләрне күрсәтү өчен зарури булган, мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле документларның тулы исемлеге, аларны, шул исәптән электрон рәвештә дә, мөрәҗәгать итүче тарафыннан аларны алу ысуллары, аларны тапшыру тәртибе

Педагогик хезмәткәрләргә дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документлар исемлеге:

1. Квалификация категориясен билгеләү максатларында аттестация үткәрү турында мөрәҗәгать итүченең гаризасы (үрнәк форма 1 нче кушымтада китерелгән).

Гаризада мөрәҗәгать итүченең һөнәри дәрәҗәсе һәм белем бирү эшчәнлеге нәтиҗәләре, белдерелгән квалификация категориясе таләпләренә туры килә торган мәгълүматлар булырга тиеш.

Гариза аттестацияләү комиссиясенә яки эксперт комиссиясенә тапшырыла.

Мөрәҗәгать итүченең белем бирү цензы тиешле вазыйфа буенча квалификация характеристикасында билгеләнгән таләпләргә туры килергә тиеш (РФ Сәүламәтлек саклау министрлыгының 761н номерлы боерыгы).

2. Мөрәҗәгать итүченең алдагы аттестациясе нәтиҗәләре буенча аттестация кәгазе күчермәсе (Россиянең башка төбәкләре хезмәткәрләре өчен югары квалификация категориясе турындагы гаризада).

3. Иң югары квалификация категориясенә инновацияле һәм эксперименталь эш кертелүе турында белешмә (таныклык).

4. Аттестацияләнүче педагогик хезмәткәр укучыларының (тәрбияләнүчеләренең) югары квалификация категориясенә аттестацияләнер алдыннан соңгы биш ел дәвамында узган олимпиадаларда, смотрларда, конкурсларда, ярышларда катнашуын раслый торган документ.

5. Аттестацияләнүче хезмәткәрнең нәтиҗәлелек картасы

Дәүләт хезмәтен алу буенча гариза бланкын мөрәҗәгать итүче Министрлыкка шәхсән мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган. Дәүләт хезмәтеннән файдалану өчен гариза бланкының электрон формасы шулай ук шәхси кабинетта «Педагогик аттестация» бүлегендә Татарстан Республикасының «Электрон мәгариф» мәгълүмат системасында урнаштырылган.

Гариза һәм аңа теркәлә торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан кәгазьдә түбәндәге ысулларның берсе аша тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:

шәхсән (ышаныч кәгазе нигезендә мөрәҗәгать итүче исеменнән гамәл кылучы зат тарафыннан);

кулга тапшыру турында тамгасы белән почта аша заказлы хат итеп.

Гариза белән документлар шулай ук мөрәҗәгать итүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә дә гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәре, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре һәм «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» мәгълүмат системасы аша тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.

Аттестацияләү тәртибенең 27, 30, 36, 37 пунктлары, Эксперт комиссияләре турында нигезләмә

2.6. Норматив хокукый актлар нигезендә дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури булган, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагындагы һәм мөрәҗәгать итүче тапшырырга хокуклы документларның тулы исемлеге, шулай ук, шул исәптән электрон рәвештә дә, мөрәҗәгать итүче тарафыннан аларны алу ысуллары, тапшыру тәртибе; әлеге документлар белән эш итә торган дәүләт органы, җирле үзидарә органы яисә оешма

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен норматив хокукый актлар нигезендә кирәкле булган, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка оешмалар карамагында булган һәм мөрәҗәгать итүче тапшырырга тиешле документлар юк, Министрлыкның аттестацияләү комиссиясендә булган югары квалификация категориясенә документларны раслый торганнарыннан тыш

 

2.7. Дәүләт хезмәте күрсәтү буенча, норматив хокукый актларда каралган очракларда, алар белән килештерү таләп ителә торган һәм бу гамәл дәүләт хезмәтен күрсәтүче башкарма хакимият органы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган дәүләт хакимияте органнарының һәм аларның структур бүлекчәләренең исемлеге

Дәүләт хезмәтен килештерү таләп ителми

 

2.8. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен зарури документларны кабул итүдән баш тарту нигезләренең тулы исемлеге

1. Әлеге Административ регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар исемлегендә күрсәтелгән документның тапшырылмавы.

2. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырыла торган документларда мәҗбүри мәгълүматларның булмавы

 

2.9. Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору яисә дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту нигезләренең тулы исемлеге

Баш тарту өчен түбәндәгеләр нигез булып тора:

1. Белем бирү цензының мөрәҗәгать итүченең вазыйфасы буенча квалификация характеристикасы таләпләренә туры килмәве;

2. Педагогик хезмәткәр тарафыннан югары квалификация категориясен билгеләү максатларында аттестация уздыру турында гариза тапшырылуы, әгәр аның буенча аттестация беренче мәртәбә, әлеге вазыйфа буенча беренче квалификация категориясе билгеләнгәннән соң кимендә ел узгач кына уздырылырга тиеш булса.

Дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору өчен нигезләр билгеләнмәгән

Аттестацияләү тәртибенең 26, 30, 31, 32, 36, 37, 38 пунктлары

2.10. Дәүләт хезмәтен күрсәткән өчен алына торган дәүләт пошлинасын яки бүтән төрле түләүне алу тәртибе, аның күләме һәм алыну нигезләре

Дәүләт хезмәте түләүсез нигездә күрсәтелә

 

2.11. Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле һәм зарури булып саналучы хезмәтләрне күрсәтү өчен түләү алу тәртибе, аның күләме һәм алу нигезләре, мондый түләү күләмен хисаплау методикасы турында мәгълүматны да кертеп

Зарури һәм мәҗбүри хезмәтләр күрсәтү таләп ителми

 

2.12. Дәүләт хезмәтен күрсәтү турындагы гаризаны тапшырганда яисә мондый хезмәтләр күрсәтүнең нәтиҗәләрен алганда чиратта көтүнең максималь вакыты

Мөрәҗәгать итүченең кабул итүне (хезмәт күрсәтелүне) көтүнең максималь вакыты 15 минуттан артып китәргә тиеш түгел.

Дәүләт хезмәте алучы аерым категорияләр өчен чират билгеләнмәгән.

 

2.13. Мөрәҗәгать итүченең дәүләт хезмәтен күрсәтү турындагы гаризасын, шул исәптән электрон рәвештә дә, теркәү вакыты

гариза кергән көнне

Ял (бәйрәм) көнендә электрон рәвештә килгән рәсми мөрәҗәгать ял (бәйрәм) көненнән соң килүче эш көнендә теркәлә.

 

2.14. Дәүләт хезмәте күрсәтелә торган биналарга, мөрәҗәгать итүчеләрнең көтү һәм аларны кабул итү урыннарына карата, шул исәптән аталган объектларның инвалидларны социаль яклау турында Россия Федерациясе законнары нигезендә инвалидлар өчен файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә, мондый хезмәтләр күрсәтүнең визуаль, текстлы һәм мультимедияле мәгълүматларын урнаштыруга һәм җайлаштыруга карата таләпләр

Дәүләт хезмәтеннән файдаланучыларны кабул итү махсус бүлеп бирелгән урыннарда гамәлгә ашырыла:

янгынга каршы система белән һәм янгын сүндерү системасы белән;

документларны рәсмиләштерү өчен кирәкле мебель белән;

мәгълүмат стендлары белән

Инвалидлар өчен хезмәт күрсәтелә торган урынга каршылыксыз үтеп керү, шул исәптән объектларга каршылыкларсыз үтеп керү һәм чыгу мөмкинлеге, шулай ук дәүләт хезмәте күрсәтелә торган урынга үтеп керү максатларында объект буенча мөстәкыйль хәрәкәт итә алу мөмкинлеге тәэмин ителә.

Дәүләт хезмәте күрсәтү турында визуаль, текстлы һәм мультимедияле мәгълүмат мөрәҗәгать итүчеләр өчен уңайлы урыннарда, шул исәптән инвалидларның чикләнгән мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, урнаштырыла

 

2.15. Дәүләт хезмәтенең үтемле һәм сыйфатлы булу күрсәткечләре, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә мөрәҗәгать итүченең  вазыйфаи затлар белән бергәләп эшләргә туры килгән очраклар саны һәм аларның дәвамлылыгы, дәүләт хезмәтен дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә, дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләренең читтән торып эшләү урыннарында алу мөмкинлеге, дәүләт хезмәте күрсәтү барышы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге, шул исәптән мәгълүмат-коммуникация технологияләреннән файдаланып

Дәүләт хезмәте күрсәтүнең үтемле булу күрсәткечләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

Министрлык бүлмәләренең җәмәгатьчелек транспортыннан файдалана алу зонасында урнашуы;

белгечләрнең, шулай ук мөрәҗәгать итүчеләрдән документлар кабул итү гамәлгә ашырыла торган урыннарның кирәкле санда булуы;

мәгълүмат стендларында, «Интернет» челтәрендә, Министрлыкның рәсми сайтында дәүләт хезмәте күрсәтү ысуллары, тәртибе, вакытлары турында тулы мәгълүмат булуы;

электрон рәвештә гариза тапшыру мөмкинлеге;

инвалидларга бүтән затлар белән бертигез дәрәҗәдә хезмәтләр алуга комачау итүче киртәләрне җиңүдә ярдәм күрсәтү;

Дәүләт хезмәте күрсәтүнең сыйфатлы булу күрсәткечләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

документларны кабул итү һәм карау чорлары саклану;

дәүләт хезмәте нәтиҗәсен алу чоры саклану;

Министрлык белгечләре тарафыннан шушы Регламентны бозып кылынган прецедентларның (нигезле шикаятьләрнең) булмавы;

мөрәҗәгать итүченең Министрлык белгечләре белән бәйләнешкә керү саны:

дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен зарури документларны турыдан-туры тапшырганда – бер мәртәбәдән артык түгел (консультацияләрне исәпкә алмыйча);

дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны почта, шул исәптән электрон почта, аша җибәргәндә бәйләнешкә керү таләп ителми.

Дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә мөрәҗәгать итүченең Министрлык белгече белән бер мәртәбә хезмәттәшлек итү озынлыгы 15 минуттан артмый.

Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге аша, күпфункцияле үзәкнең читтән торып эшләү урыннары аша дәүләт хезмәтен күрсәтү буенча гариза тапшыруны кертеп, дәүләт хезмәте дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге аша күрсәтелми.

Дәүләт хезмәте күрсәтү барышы турында мәгълүмат мөрәҗәгать итүче тарафыннан http://www.mon.tatar.ru сайтыннан һәм Татарстан Республикасы «Электрон мәгариф» мәгълүмат системасыннан алынырга мөмкин.

 

2.16. Электрон рәвештә дәүләт хезмәте күрсәтү үзенчәлекләре

Гаризаларны үзәкләштерелгән рәвештә кабул итү «Электрон мәгариф» мәгълүмат системасында электрон формада, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы аттестацияләү комиссиясенең тиешле муниципаль берәмлек буенча эксперт комиссиясе аша гамәлгә ашырыла. «Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте» аша аерым гариза бирү мөмкинлеге бар

 

 

3. Административ процедураларның (гамәлләрнең) составы, эзлеклелеге һәм вакытлары, аларны үтәү тәртибенә карата таләпләр, шул исәптән административ процедураларны (гамәлләрне) электрон рәвештә башкару үзенчәлекләре, шулай ук административ процедураларны дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге, күпфункцияле үзәкнең читтән торып эшләү урыннарында башкару үзенчәлекләре

 

3.1. Дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә гамәлләрнең эзлеклелегенә тасвирлама

3.1.1. Квалификация категориясен билгеләү максатларындаТатарстан Республикасында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларның педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү түбәндәге процедураларны үз эченә ала:

мөрәҗәгать итүче консультацияләү;

документларны кабул итү һәм гаризаны теркәү.

квалификация категориясен билгеләү максатларында аттестация үткәрү;

квалификация категориясен билгеләү;

квалификация категориясен билгеләүдән баш тарту.

3.1.2. Дәүләт хезмәте күрсәтү буенча гамәлләрнең эзлеклелеге турында блок-схема 3 нче кушымтада күрсәтелгән.

3.2. Мөрәҗәгать итүчене консультацияләү

Мөрәҗәгать итүче шәхсән үзе, телефон һәм (яки) электрон почта аша һәм (яки) хат белән Министрлыкның кадрлар сәясәте бүлегенә (алга таба – бүлек) дәүләт хезмәтеннән файдалану тәртибе турында консультацияләр алу өчен мөрәҗәгать итә.

Бүлек белгече мөрәҗәгать итүчегә, шул исәптән, дәүләт хезмәтеннән файдалану өчен кирәкле документлар исемлегенең составы, формасы һәм эчтәлеге буенча да, консультация бирә. Кирәк булганда, бүлек белгече гариза бланкын бирә һәм гариза бланкын тутыруда ярдәм күрсәтә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар мөрәҗәгать итүче мөрәҗәгать иткән көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: тапшырыла торган документлар исемлеге, формасы буенча һәм аттестацияләүнең башка мәсьәләләре буенча консультацияләр.

3.3. Документларны кабул итү һәм гаризаны теркәү.

3.3.1. Мөрәҗәгать итүче квалификация категориясен билгеләү максатларында аттестация уздыру турындагы гаризаны Министрлыкка, турыдан-туры аттестацияләү комиссиясенә тапшыра яки, кулга тапшыру турында белдерүле заказлы почта юлламасы итеп, почта аша җибәрә, комплекслы «Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәт» проектыннан файдаланып электрон документ формасында юллый яисә Татарстан Республикасы «Электрон мәгариф» мәгълүмат системасында электрон җайланма ярдәмендә тапшыра.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура уку елы дәвамында теләсә кайсы вакытта гамәлгә ашырыла.

Министрлыкның эш графигы: һәр көнне, шимбә һәм якшәмбедән тыш, дүшәмбе-җомга 8.00-17.00 сәгатьләрдә – җәйге вакытта (1 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр), 9.00-18.00 сәгатьләрдә – кышкы вакытта (1 октябрьдән 31 мартка кадәр), төшке аш 12.00-13.00 сәгатьләрдә – җәйге вакытта, 12.30-13.30 сәгатьләрдә – кышкы вакытта.

Мөрәҗәгать итүче тапшыра торган документларда мәҗбүри белешмәләр булмаган очракта, шулай ук әлеге Административ регламентның 2.5 пунктында күрсәтелгән документлар исемлегендәге документ тапшырылмаган очракта, бүлек белгече документны кабул итүдән баш тарта.

Процедураның нәтиҗәсе: тапшырылган гариза, яисә гаризаны кабул итүдән баш тарту.

3.3.2. Документларны кабул итүдән баш тарту өчен нигезләр булмаган очракта, бүлек белгече:

гаризаны кабул итә һәм терки;

бүлеккә тапшырылган документларны карый һәм әлеге Административ регламентның 2.9 пунктында күрсәтелгән баш тарту өчен нигезләрнең булу-булмавын тикшерә;

аттестация үткәрү турында боерык әзерләү өчен, мөрәҗәгать итүче турындагы мәгълүматларны электрон базага кертә;

документларны кабул итү көне турында тамгалап, гариза күчермәсен яки, документларны кабул итү көне турында тамгалап, тиешле муниципаль берәмлек буенча мөрәҗәгать итүчеләр исемлеге күчермәсен («Аттестация» автоматлаштырылган системасы аша гаризалар үзәкләштерелгән рәвештә тапшырылган очракта) тапшыра (гаризаны тапшырганда шәхсән).

Тапшырылган документларда дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту нигезләре ачыкланган очракта, бүлек белгече, баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп, дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында хат проекты әзерли һәм министрга (министр урынбасарына) кул кую өчен җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар түбәндәгечә башкарыла:

гаризаны шәхси тапшырганда яки гаризаны электрон формада тапшырганда – гариза кергән көнне;

«Аттестация» мәгълүмат системасы аша үзәкләштерелгән гаризалар биргәндә – аларны алганнан соң 30 календарь көненнән артмаган чорда.

Мөрәҗәгать итүче үз гаризасын аттестацияләү процедуралары башланганчы язмача кире алырга хокуклы.

Процедураларның нәтиҗәсе: гаризаны теркәү яки дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында хат проекты.

3.3.3. Министр (министр урынбасары) хат проектын имзалый һәм теркәү өчен гомуми бүлеккә җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура алдагы процедураны тәмамлаганнан бирле бер көнлек срокта гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: гомуми бүлеккә теркәү өчен җибәрелгән хат.

3.3.4. Бүлек белгече, баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп, дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турындагы хатны мөрәҗәгать итүчегә яисә, алга таба мөрәҗәгать итүчегә тапшыру өчен, эксперт комиссиясе секретаренә җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура баш тарту турында хатка кул куелган көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: баш тарту сәбәпләрен күрсәтеп, дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тарту турында җибәрелгән хат.

3.4. Ахыргы карарны чыгару максатларында аттестация үткәрү

3.4.1. Бүлек белгече:

квалификация категориясен билгеләү максатларында Аттестацияләүгә килгән педагогик хезмәткәрләрнең белешмәләр базасына мөрәҗәгать итүче турындагы мәгълүматны кертә;

мөрәҗәгать итүчене педагогик хезмәткәрләргә аттестация үткәрү графигына кертә;

квалификация категориясен билгеләү максатларында педагогик хезмәткәрләргә аттестация үткәрү турында боерык проектына мөрәҗәгать итүче турындагы мәгълүматны кертә;

боерык проектын министр урынбасарына килештерү өчен җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар, гаризалар килүгә карап ай саен, 3.3.2 пунктчада каралган процедура тәмамланган вакыттан башлап биш көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Килештерелгән боерык проекты министрга раслау өчен җибәрелә.

Процедураның нәтиҗәсе: раслауга җибәрелгән боерык.

3.4.2. Министр аттестация үткәрү турындагы боерыкны раслый.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура 3.4.1 пунктчада каралган процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: расланган боерык.

3.4.3. Бүлек белгече, эксперт комиссияләре һәм оешмалар эшчәнлеген оештыру өчен, муниципаль берәмлектә мәгариф белән идарә итүче җирле үзидарә органына, Татарстан Республикасында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмага боерык җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура 3.4.2 пунктчада каралган процедура тәмамланганнан соң ике көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: җибәрелгән боерык.

3.4.4. Бүлек белгече:

мөрәҗәгать итүчене, бәйсез аттестация экспертларын җәлеп итеп, һөнәри экспертизага тиешле педагогик хезмәткәрләр составы исемлегенә кертә;

мөрәҗәгать итүченең белем бирү эшчәнлеге (белгечлеге) юнәлешен исәпкә алып, комиссия каршындагы бәйсез эксперт төркемнәре составын формалаштыра;

бәйсез эксперт төркемнәренең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә чыгуының якынча графигын әзерли;

муниципаль берәмлектә мәгариф белән идарә итүне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органы белән, экспертларны транспорт белән тәэмин итү максатларында, экспертларның эш урыны буенча мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органы, оешмалар җитәкчеләре белән алдан графикны килештерә;

мөрәҗәгать итүченең һөнәри нәтиҗәләренә тышкы экспертизаны оештыру турында боерык проекты әзерли;

боерык проектын министрга (министрның беренче урынбасарына) раслау өчен җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар 3.4.3 пунктчада каралган процедура тәмамланганнан соң биш көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: мөрәҗәгать итүченең һөнәри нәтиҗәләренә тышкы экспертиза оештыру турында боерык проекты.

3.4.5. Министр мөрәҗәгать итүченең һөнәри нәтиҗәләренә тышкы экспертиза оештыру турындагы боерыкны раслый һәм Министрлыкның гомуми бүлегенә җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура 3.4.4 пунктчада каралган процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: расланган боерык.

3.4.6. Бүлек белгече боерыкны экспертларга – командировкага җибәрү өчен нигез буларак, Министрлык карамагындагы оешмалар җитәкчесенә, мәгариф белән идарә итүне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итүчегә һәм аның эш бирүчесенә экспертиза үткәрү графигы турында хәбәр итү өчен җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура 3.4.5 пунктчада каралган процедура тәмамланганнан соң ике көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: мөрәҗәгать итүчеләрнең һөнәри нәтиҗәләренә тышкы экспертиза оештыру турында экспертларга, Министрлыкка караган оешма җитәкчеләренә, муниципаль берәмлектә мәгариф белән идарә итүне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органына җибәрелгән боерык.

3.4.7. Экспертлар төркеме, мөрәҗәгать итүчеләрнең һөнәри нәтиҗәләренә тышкы экспертизаны оештыру турындагы боерыкта билгеләнгән срокта мөрәҗәгать итүченең һөнәри эшчәнлеге нәтиҗәләренең дәүләт норматив таләпләренә (шул исәптән электрон рәвештә дә) туры килү-килмәвен тикшерә.

Экспертларның нәтиҗәләре, нигезләп, эксперт бәяләмәсенә кертелә, ул бүлек белгеченә җибәрелә. Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар, мөрәҗәгать итүчеләрнең һөнәри нәтиҗәләренә экспертиза оештыру турындагы боерык нигезендә, Министрлыкның аттестацияләү комиссиясендә карар кабул ителгәнче, бәйсез эксперт төркемнәренең эш графигы нигезендә ун көн дәвамында гамәлгә ашырыла. Аттестацияләү комиссиясе карары кабул ителгәнче һәр педагогик хезмәткәр өчен аттестация дәвамлылыгы иң күбе 60 календарь көне тәшкил итә.

Процедураларның нәтиҗәсе: эксперт бәяләмәләре.

3.4.8. Бүлек белгече аттестацияләү комиссиясе утырышының көн тәртибен әзерли, аттестацияләү комиссиясе утырышында тыңлау һәм аларның билгеләнгән квалификация категориясе таләпләренә туры килүе (туры килмәве) турында карар кабул итү өчен тапшырылган эксперт бәяләмәләрен анализлау нәтиҗәләре буенча документлар пакетын төзи һәм аттестацияләү комиссиясе секретаренә җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар хезмәткәрнең һөнәри нәтиҗәләренә тышкы экспертиза үткәрү датасы һәм аттестацияләү комиссиясе утырышын үткәрү датасы арасында гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: аттестацияләү комиссиясе утырышының көн тәртибе, аттестацияләү комиссиясе секретаренә тапшырылган документлар пакеты.

3.5. Дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча ахыргы карарны формалаштыру.

3.5.1. Аттестацияләү комиссиясе секретаре утырышны үткәрү урынын һәм вакытын аныклау буенча эш алып бара, аттестацияләү комиссиясе әгъзаларына, экспертларга хәбәр итә, утырышта катнашырга теләк белдергән мөрәҗәгать итүчегә утырышны уздыру датасы һәм урыны турында хәбәр итә.

3.5.2. Аттестацияләү комиссиясе экспертлар төркеменең эксперт бәяләмәләре нигезендә педагогик хезмәткәрләрнең билгеләнгән квалификация категориясенә туры килүе (туры килмәве) турында ахыргы карарны кабул итә.

Аттестацияләү комиссиясе карары беркетмә белән рәсмиләштерелә. Беркетмә тавыш бирүдә катнашкан аттестацияләү комиссиясе әгъзалары тарафыннан имзалана.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар комиссия утырышы уздырылган көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: аттестацияләү комиссиясе беркетмәсе.

3.5.3. Комиссия утырышлары Министрлык тарафыннан расланган аттестацияләү комиссиясе утырышлары графигы нигезендә, әмма мөрәҗәгать итүчеләрнең һөнәри нәтиҗәләренә экспертиза оештыру турындагы боерык нигезендә үткәрелә торган экспертиза процедурасы башланганнан соң ике айдан да соңга калмыйча үткәрелә. Утырыш нәтиҗәләре буенча аттестацияләү комиссиясе секретаре аттестацияләү комиссиясенең аерым уңай карарга, аерым тискәре карарга кул куелган беркетмәсен бүлек белгеченә тапшыра.

3.5.4. Бүлек белгече үзенә карата аттестацияләү комиссиясе тарафыннан уңай карар кабул ителгән мөрәҗәгать итүчегә белдерелгән (беренче яки югары) квалификация категориясен билгеләү турында боерык проекты әзерли, белдерелгән (беренче яки югары) квалификация категориясен билгеләүдән баш тарту турында аттестацияләү комиссиясе беркетмәсеннән өземтә әзерли һәм килештерү өчен министрның беренче урынбасарына җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура 3.5.2 пунктчада каралган процедура тәмамланганнан соң өч көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: педагогик хезмәткәрнең белдерелгән (беренче яки югары) квалификация категориясен билгеләү турында боерык проекты, белдерелгән (беренче яки югары) квалификация категориясен билгеләүдән баш тарту турында аттестацияләү комиссиясе беркетмәсеннән өземтә.

3.5.5. Министрның беренче урынбасары боерык проектын килештерә һәм раслау өчен министрга җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура 3.5.4 пунктчада каралган процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: министрга раслау өчен җибәрелгән боерык проекты, аттестацияләү комиссиясенең белдерелгән (беренче яки югары) квалификация категориясен билгеләүдән баш тарту турындагы беркетмәсеннән өземтә.

3.5.6. Министр педагогик хезмәткәргә белдерелгән (беренче яки югары) квалификация категориясен билгеләү турындагы боерыкны раслый һәм Белгечкә җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура 3.5.5 пунктчада каралган процедура тәмамланганнан соң бер көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: расланган боерык, аттестацияләү комиссиясенең белдерелгән (беренче яки югары) квалификация категориясен билгеләүдән баш тарту турындагы беркетмәсеннән өземтә.

3.5.7. Бүлек белгече түбәндәгеләрне гамәлгә ашыра:

мөрәҗәгать итүченең югары (беренче) квалификация категориясен билгеләү турында боерыкны мәгариф белән идарә итүне гамәлгә ашыручы җирле үзидарә органына, оешмаларга мөрәҗәгать итүчегә тиешле хезмәт хакы дәрәҗәсен билгеләү өчен җибәрә;

мөрәҗәгать итүчегә югары (беренче) квалификация категориясен билгеләүдән баш тарту турында аттестацияләү комиссиясе беркетмәсеннән өземтә җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар 3.5.6 пунктчада каралган процедура тәмамланганнан соң өч көн эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: мөрәҗәгать итүчегә җибәрелгән боерык, югары (беренче) квалификация категориясен билгеләүдән баш тарту турында аттестацияләү комиссиясе беркетмәсеннән җибәрелгән өземтә.

3.5.8. Дәүләт хезмәте күпфункцияле үзәкләр аша һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәкнең читтән торып эшләү урыннары аша күрсәтелми.

3.6. Техник хатаны төзәтү.

3.6.1. Беренче яки югары квалификация категориясен билгеләү турындагы боерыкны яңадан рәсмиләштерү мөрәҗәгать итүчегә элек бирелгән боерыкта җибәрелгән техник хаталарны бетерүгә бәйле рәвештә гамәлгә ашырыла.

Боерыкны яңадан рәсмиләштерү мөрәҗәгать итүчегә бирелгән, техник хатасы булган боерыкны теркәп, теркәлгән гариза (киңәш ителә торган формасы әлеге Регламентның 4 нче кушымтасында китерелгән) нигезендә гамәлгә ашырыла.

3.6.2. Министрлыкның гомуми бүлеге белгече техник хатаны төзәтү турындагы гаризаны кабул итә һәм электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы аша министрга җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гариза килгән көндә башкарыла.

Процедураның нәтиҗәсе: кабул ителгән, теркәлгән һәм министрга җибәрелгән гариза.

3.6.3. Министр гаризаны карый һәм министр урынбасарына карау өчен җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гаризаны теркәгән көндә башкарыла.

Процедураның нәтиҗәсе: министр урынбасарына карауга җибәрелгән гариза.

3.6.4. Министр урынбасары гаризаны карый һәм бүлек башлыгына карау өчен җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гаризаны теркәгән көндә башкарыла.

Процедураның нәтиҗәсе: бүлек җитәкчесенә карап тикшерүгә җибәрелгән гариза.

3.6.5. Бүлек башлыгы гаризаны үтәү өчен бүлек белгеченә тапшыра.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура гаризаны теркәгән көндә башкарыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: бүлек белгеченә үтәү өчен тапшырылган гариза.

3.6.6. Бүлек белгече:

боерык проектын яңадан рәсмиләштерә;

мөрәҗәгать итүчегә боерыкны яңадан рәсмиләштерү турында хат проектын әзерли һәм килештерү өчен бүлек башлыгына юллый.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедуралар гариза үтәү өчен бүлек белгеченә җибәрелгәннән соң бер эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: килештерү өчен бүлек башлыгына җибәрелгән боерык проекты, хат проекты.

3.6.7. Бүлек башлыгы әзерләнгән боерыкның дөреслеген тикшерә, мөрәҗәгать итүчегә хат проектын килештерә һәм аларны килештерү өчен министр урынбасарына җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура боерык проекты һәм хат проекты бүлек башлыгына килештерү өчен кергән көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: министр урынбасарына килештерү өчен җибәрелгән боерык проекты һәм хат проекты.

3.6.8. Министр урынбасары мөрәҗәгать итүчегә хат проектын аңа теркәлгән боерык проекты белән килештерә һәм бүлеккә җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура бүлек башлыгыннан хат проекты кергән көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: килештерелгән хат проекты, боерык.

3.6.9. Бүлек белгече килештерелгән хат проектын, боерык проектын министрга кул кую өчен җибәрә.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура хат проекты, боерык проекты министр урынбасары тарафыннан килештерелгән көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: министрга кул куюга юнәлдерелгән хат проекты, боерык проекты.

3.6.10. Министр боерыкка һәм мөрәҗәгать итүчегә дәүләт хезмәте күрсәтү турындагы хат проектына кул куя.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура хат проекты, боерык проекты кул кую өчен министрга юлланган көннән башлап бер эш көне эчендә гамәлгә ашырыла.

Процедураның нәтиҗәсе: мөрәҗәгать итүчегә министр тарафыннан имзалаган боерык һәм хат.

3.6.11. Министрлыкның гомуми бүлеге министр тарафыннан имзаланган дәүләт хезмәте күрсәтү турындагы хатны терки, ул боерык белән бергә мөрәҗәгать итүче күрсәткән почта адресына җибәрелә яисә, бу хакта гаризада күрсәтелгән очракта, кулга тапшырыла.

Әлеге пунктта билгеләнә торган процедура министр боерыкка һәм мөрәҗәгать итүчегә хатка кул куйган көнне гамәлгә ашырыла.

Процедураларның нәтиҗәсе: мөрәҗәгать итүчегә җибәрелгән хат һәм техник хатасы төзәтелгән боерык.

 

4. Дәүләт хезмәте күрсәтүне контрольдә тоту тәртибе һәм формасы

 

4.1. Хезмәт күрсәтүнең тулы һәм сыйфатлы булуын контрольдә тоту мөрәҗәгать итүчеләрнең хокуклары бозылу очракларын ачыклау һәм бетерү, шикаятьләрне карау, карарлар кабул итү һәм мөрәҗәгать итүчеләргә җаваплар әзерләүне үз эченә ала.

Административ процедуралар үтәлешен тикшереп тору рәвешләре булып түбәндәгеләр тора:

- хезмәте күрсәтү буенча документларның проектларына экспертиза уздыру. Экспертизаның нәтиҗәсе булып проектларга имза салу тора;

- хезмәт күрсәтү нәтиҗәләренә мониторинг;

- билгеләнгән тәртиптә контроль тикшерүләр уздыру.

Тикшерүләр уздырылганда дәүләт хезмәте күрсәтүгә бәйле (комплекслы тикшерүләр) яки Мөрәҗәгать итүченең конкрет мөрәҗәгате буенча мәсьәләләр каралырга мөмкин.

Дәүләт хезмәте күрсәтү мониторингы кысаларында агымдагы уку елында хезмәт күрсәтү турында хисап Министрлык коллегиясендә тыңлана.

4.2. ДӘүләт хезмәтен күрсәтү буенча административ процедураларда билгеләнгән гамәлләрнең эзлеклелеге саклануы буенча агымдагы контрольлек кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

4.3. Министр дәүләт хезмәтенең үз вакытында күрсәтелүен контрольдә тота.

Агымдагы контрольне гамәлгә ашыручы затлар исемлеге бүлекләр турында нигезләмәләрдә һәм вазыйфаи регламентларда билгеләнә.

Агымдагы контрольне гамәлгә ашыру вакыты кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы тарафыннан билгеләнә.

Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә Мөрәҗәгать итүчеләрнең хокуклары бозылу очраклары ачыкланганда гаепле затлар Россия Федерациясе законнары нигезендә җаваплылыкка тартыла.

4.4. Административ регламент үтәлешен контрольдә тоту гражданнар, аларның берләшмәләре һәм оешмалары тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә Министрлык эшчәнлегенең ачыклыгы, дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турында тулы, актуаль һәм ышанычлы мәгълүмат алу һәм дәүләт хезмәте күрсәтү процессында мөрәҗәгатьләрне (шикаятьләрне) судка кадәрге тәртиптә карау мөмкинлеге аша гамәлгә ашырыла.

 

5. Министрлык, шулай ук аның вазыйфаи затлары һәм дәүләт граждан хезмәткәрләре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмауларына) судка кадәрге (судтан тыш) тәртиптә шикаять белдерү

 

5.1. Мөрәҗәгать итүчеләр Министрлык, Министрлыкның вазыйфаи заты яисә Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәре карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) судка кадәрге тәртиптә Министрлыкка шикаять белдерергә хокуклы. Дәүләт хезмәте күрсәтү сәбәпле министр тарафыннан кабул ителгән карарларга һәм гамәлләргә (гамәл кылмауга) шикаятьләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына белдерелә.

5.2. Мөрәҗәгать итүче, шул исәптән түбәндәге очракларда да, шикаять белән мөрәҗәгать итә ала:

1) дәүләт хезмәте күрсәтү турында гаризаны теркәү чоры бозылганда;

2) дәүләт хезмәте күрсәтү чоры бозылганда;

3) мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында дәүләт хезмәте күрсәтү өчен тапшырылуы яки гамәлгә ашырылуы каралмаган документларны яки мәгълүматларны тапшыру яисә гамәлләр башкару таләп ителгәндә;

4) дәүләт хезмәте күрсәтү буенча тапшырылырга тиешле, Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралган документларны гариза бирүчедән кабул итеп алудан баш тартканда;

5) дәүләт хезмәте күрсәтүдән баш тартканда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм бүтән норматив хокукый актларында баш тарту нигезләре каралмаган булса;

6) дәүләт хезмәте күрсәткәндә мөрәҗәгать итүчедән Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында каралмаган түләү таләп ителгәндә;

7) Министрлыкның, аның вазыйфаи затының дәүләт хезмәтен күрсәтү нәтиҗәсендә тапшырылган документларда үзләре тарафыннан җибәрелгән хаталарны һәм ялгышларны төзәтүдән баш тартуы яисә мондый төзәтүләрнең билгеләнгән вакыты бозылган очракта;

8) дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәләре буенча документларны бирү срогы яисә тәртибе бозылганда;

9) дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып торганда, әгәр федераль законнарда һәм алар нигезендә кабул ителгән Россия Федерациясенең бүтән норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы законнарында һәм норматив хокукый актларында туктатып тору өчен нигезләр каралмаган булса;

10) дәүләт хезмәте күрсәтелгәндә дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итүдән яки дәүләт хезмәте күрсәтүдән беренче мәртәбә баш тартканда,  2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль законның 7 статьясының 1 өлешендәге 4 пунктында каралган очраклардан тыш, булмавы һәм (яки) дөрес булмавы турында күрсәтелмәгән документларны яки мәгълүматны таләп иткәндә.

5.3. Шикаять кәгазьдә язмача яки электрон рәвештә тапшырыла.

5.3. Шикаять кәгазьдә язмача яки электрон рәвештә тапшырыла.

Министрлыкның, Министрлык вазыйфаи затының, министрның карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять почтадан, «Интернет» челтәреннән файдаланып күпфункцияле үзәктән, Министрлыкның рәсми сайтыннан (http://mon.tatarstan.ru/), Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан (http://uslugi.tatarstan.ru/), Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталыннан (http://www.gosuslugi.ru/) җибәрелергә, шулай ук мөрәҗәгать итүчене шәхсән кабул иткәндә дә кабул итеп алынырга мөмкин.

5.4. Шикаятьтә түбәндәгеләр булырга тиеш:

1) карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмавы) шикаять ителә торган Министрлыкның, Министрлыкның вазыйфаи затының яисә дәүләт граждан хезмәткәренең исеме;

2) мөрәҗәгать итүче – физик затның фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), яшәгән урыны турында белешмәләр, мөрәҗәгать итүче – юридик затның атамасы, урнашкан урыны турында белешмәләр, шулай ук элемтә өчен телефон номеры (номерлары), электрон почта адресы (адреслары) (булган очракта) һәм мөрәҗәгать итүчегә җавап җибәрелергә мөмкин булган почта адресы;

3) дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнашучы Министрлыкның, аның вазыйфаи затының яисә дәүләт граждан хезмәткәренең шикаять ителә торган карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмавы) турында белешмәләр;

4) мөрәҗәгать итүченең Министрлык, аның вазыйфаи заты яисә дәүләт граждан хезмәткәренең шикаять белдерелә торган карарлары һәм гамәлләре (гамәл кылмавы) белән ризалашмавын нигезләүче дәлилләр. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөрәҗәгать итүченең дәлилләрен раслый торган документлар (булган очракта) яки аларның күчермәләре тапшырылырга мөмкин.

5.5. Мөрәҗәгать итүче шикаятьне нигезләү һәм карап тикшерү өчен кирәкле булган мәгълүматларны һәм документларны алырга хокуклы.

5.6. Шикаятьне карау чоры – аны теркәүгә алганнан соңгы 15 эш көне эчендә. Министрлыкның, Министрлык вазыйфаи затының мөрәҗәгать итүчедән документларны кабул итүдән баш тартуын яисә җибәрелгән хаталарны һәм ялгышларны төзәтүдән баш тартуын шикаять кылганда яисә мондый төзәтмәләр кертүнең билгеләнгән вакыты бозылган очракта, – аны теркәүгә алганнан соңгы биш эш көне эчендә.

5.7. Шикаятьне карау нәтиҗәләре буенча түбәндәге карарларның берсе кабул ителә:

1) шикаять канәгатьләндерелә, шул исәптән кабул ителгән карарны гамәлдән чыгару, дәүләт хезмәте күрсәтү нәтиҗәсендә бирелгән документларда җибәрелгән хаталарны һәм ялгышларны төзәтү, мөрәҗәгать итүчегә Россия Федерациясе норматив хокукый актларында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларында алынуы каралмаган түләүләрне кайтарып бирү рәвешендә дә;

2) шикаятьне канәгатьләндерүдән баш тартыла.

Шушы пунктта күрсәтелгән карар кабул ителгән көннән соң бер көн узганчы мөрәҗәгать итүчегә язмача яисә аның ихтыяры буенча электрон рәвештә шикаятьне карап тикшерү нәтиҗәләре турында нигезләнгән хат җибәрелә.

Шикаять канәгатьләндерелергә тиеш дип танылган очракта, җавапта мөрәҗәгать итүчегә дәүләт хезмәтен күрсәткәндә ачыкланган җитешсезлекләрне кичекмәстән юк итү максатларында Министрлыкта гамәлгә ашырыла торган гамәлләр турында мәгълүмат бирелә, шулай ук китерелгән уңайсызлыклар өчен гафу үтенелә һәм дәүләт хезмәтеннән файдалану максатларында алга таба мөрәҗәгать итүче эшләргә тиешле гамәлләр турында мәгълүмат күрсәтелә.

Шикаять канәгатьләндерергә тиешле түгел дип танылган очракта мөрәҗәгать итүчегә җавапта кабул ителгән карарның сәбәпләре турында нигезле аңлатмалар, шулай ук кабул ителгән карарга шикаять белдерү тәртибе турында мәгълүмат күрсәтелә.

5.8. Шикаятьне карау барышында яисә нәтиҗәсендә административ хокук бозу яки җинаять кылу билгеләре ачыкланган очракта, шикаятьләрне карауга вәкаләтле вазыйфаи зат булган материалларны прокуратура органнарына кичекмәстән җибәрә.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International