Поминов
Андрей Иван улы
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
420111, Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3, 2 каб.
Телефон:
(843) 294-95-60
E-Mail:
mon@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Андрей Иванович Поминов 1958 елның 2 мартында Казан шәһәрендә туа.

Белеме:
1980 елда радиофизика һәм электроника белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:
1980-1992 елларда – Казан дәүләт университетының радиоспектроскопия һәм квант электроникасы кафедрасында инженер, өлкән инженер, кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр.
1989 елда каты җисем физикасы өлкәсендә кандидатлык диссертациясен яклый. Авторның 30 дан артык фәнни хезмәте бар.
1989-2001 елларда – мәктәптә директор, соңыннан Казан шәһәре Идел буе районында 83 нче лицей директоры.
2001 елның февраленнән 2002 елның октябренә кадәр – Казан дәүләт университеты каршындагы 33 нче лицей директоры.
2002 елның октябреннән 2007 елның ноябренә кадәр – Казан шәһәре Вахитов районының мәгариф бүлеге башлыгы.
2007 елның ноябрендә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары итеп билгеләнә.
2014 елның августында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары итеп билгеләнә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International