Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, алар исәбендәге затларны, кайчандыр ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар категориясенә караган һәм 23 яшенә җиткән һәм алар исәбендәге затларны махсуслаштырылган торак фондыннан торак урыннар белән тәэмин ителергә тиешле затлар исемлегенә кертү

          Мөрәҗәгать итүчеләр:

          социаль найм килешүләре буенча торак урыннарны наймга алучы затлар яки социаль найм килешүе буенча торак урынны наймга алган гаилә әгъзалары яки торак урыннарның милекчеләре булып тормаган ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар (алга таба – ятим балалар), шулай ук социаль найм килешүләре буенча торак урыннарны наймга алучылар яки социаль найм килешүе буенча торак урынны наймга алган гаилә әгъзалары яки торак урыннарның милекчеләре булган ятим балалар, әгәр алар тарафыннан элегрәк биләнгән торак урыннарда аларның яшәве Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимият органы яисә, мондый торак урын урнашкан территориянең Россия Федерациясе субъекты законында тиешле вәкаләтләр бирелгән очракта, җирле үзидарә органы тарафыннан әлеге Россия Федерациясе субъекты законнарында билгеләнгән тәртиптә мөмкин түгел дип танылган булса;

          социаль найм килешүләре буенча торак урыннарны наймга алучы булып яки социаль найм килешүе буенча торак урынны наймга алган гаилә әгъзалары булып яки торак урыннарның милекчеләре булып тормаган ятим балалар исәбендәге затлар, шулай ук социаль найм килешүләре буенча торак урыннарны наймга алучылар яки социаль найм килешүе буенча торак урынны наймга алган гаилә әгъзалары яки торак урыннарның милекчеләре булып торган ятим балалар исәбендәге затлар, әгәр алар тарафыннан элегрәк биләнгән торак урыннарда аларның яшәве Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимият органы яисә, мондый торак урын урнашкан территориянең Россия Федерациясе субъекты законында тиешле вәкаләтләр бирелгән очракта, җирле үзидарә органы тарафыннан әлеге Россия Федерациясе субъекты законнарында билгеләнгән тәртиптә мөмкин түгел дип танылган булса;

          кайчандыр ятим балалар категориясенә караган, 23 яшенә җиткән һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә социаль найм килешүе буенча торак урыннар белән чиратсыз тәэмин ителү хокукына ия булган, билгеләнгән тәртиптә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар яки торак урынга мохтаҗлар буларак исәпкә куелмаган һәм 2013 елның 1 гыйнварына әлеге хокукны гамәлгә ашырмаган яки 2013 елның 1 гыйнварыннан соң махсуслаштырылган торак урыннарның найм килешүләре буенча махсуслаштырылган торак фондыннан торак урыннар белән тәэмин итүгә хокуклы, ләкин исемлеккә кертелмәгән затлар.

          Әлеге Регламентның 1.2 пунктында күрсәтелгән затларны яшәү урыны буенча исемлеккә кертү турында гаризаны түбәндәгеләр тапшыра:

          а) 14 яше тулган ятим балаларның законлы вәкилләре, – алар бу яшькә җиткән көннән соң яки «Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында» 1996 елның 21 декабрендәге 159-ФЗ номерлы федераль законның 8 статьясының 1 пунктында каралган торак урыннарны бирү нигезләре барлыкка килгән вакыттан башлап 3 ай эчендә; 

          б) балигълык яшенә җитмичә тулысынча хокуклылык алган ятим балалар, әгәр алар тулысынча хокукка сәләт алганчыга кадәр билгеләнгән тәртиптә исемлеккә кертелмәгән булса;

          в) ятим балалар исәбендәге затлар, әгәр алар балигълык яшенә яки 18 яшенә җитмичә тулысынча хокуклылык алганчы билгеләнгән тәртиптә исемлеккә кертелмәгән һәм торак урыннар белән тәэмин ителүгә үз хокукларын гамәлгә ашырмаган булса;

          г) 23 яшенә җиткән затлар, әгәр алар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар яки торак урынга мохтаҗлар сыйфатында билгеләнгән тәртиптә исәпкә куелмаган булса яки исемлеккә кертелмәгән һәм торак урыннар белән тәэмин ителүгә үз хокукларын гамәлгә ашырмаган булса;

          д) ятим балалар исәбендәге, эшкә сәләтсез яки чикләнгән рәвештә генә эшкә сәләтле затларның, 23 яшенә җиткән һәм билгеләнгән тәртиптә исемлеккә кертелмәгән һәм торак урыннар белән тәэмин ителүгә үз хокукларын гамәлгә ашырмаган затларның законлы вәкилләре (алга таба – мөрәҗәгать итүчеләр);

          е) законлы вәкилләре гариза тапшырмаган очракта, әлеге балаларга карата үз вәкаләтләрен башкара торган опека һәм попечительлек органнары ятим балаларны исемлеккә кертү турындагы гаризаны әлеге пунктның «а» пунктчасында каралган тәртиптә һәм вакытта, «Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча өстәмә гарантияләр турында» 1996 елның 21 декабрендәге 159-ФЗ номерлы федераль законның 8 статьясының 3 пунктындагы өченче абзацында билгеләнгән вакыт узып киткән көннән соң 30 эш көне узганчы тапшыра.

          Ятим балаларның яшәү урыны үзгәргәндә, законлы вәкилләр аларны Россия Федерациясенең башка субъектында элеккеге яшәү урыны буенча исемлектән төшереп калдыру һәм ятим балаларның яңа яшәү урыны буенча Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органына (алга таба – яңа яшәү урыны буенча орган) аларны Татарстан Республикасында яңа яшәү урыны буенча исемлеккә кертү турында язма формадагы гариза белән мөрәҗәгать итә.

          Балигълык яшенә җитмичә тулысынча хокуклылык алган ятим балалар, ятим балалар исәбендәге затлар, әгәр аларның законлы вәкилләре алар балигълык яшенә җитмичә яки 18 яшенә җиткәнчегә тулысынча хокуклылык алганчы мондый гариза белән мөрәҗәгать итмәгән булса, үзләрен Татарстан Республикасындагы яңа яшәү урыны буенча исемлеккә кертү һәм Россия Федерациясенең башка субъектында элеккеге яшәү урыны буенча исемлектән төшерү турында гариза белән мөстәкыйль мөрәҗәгать итә ала.

          Татарстан Республикасындагы яңа яшәү урыны буенча исемлеккә кертү һәм Россия Федерациясенең башка субъектында элеккеге яшәү урыны буенча исемлектән төшереп калдыру турында гариза белән законлы вәкилләрнең Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе нигезендә гамәл кылучы вәкилләре, балигълык яшенә җитмичә тулысынча хокуклылык алган ятим балаларның вәкилләре, ятим балалар исәбендәге затларның вәкилләре (алга таба – ышаныч кәгазе буенча вәкилләр) мөрәҗәгать итә ала.

          Дәүләт хезмәте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (алга таба – Министрлык) тарафыннан күрсәтелә.

          Министрлык урнашкан урын:

          420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Кремль урамы, 9 йорт (канцелярия, юридик бүлек,       дәүләт программаларын һәм проектларын гамәлгә ашыру бүлеге),

          420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3, 207 кабинет (опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге).

          Министрлыкның эш графигы: һәр көнне, шимбә һәм якшәмбедән тыш, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке аш 13.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр.

          Министрлыкның опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге тарафыннан гаризаларны кабул итү графигы: атна саен, һәр сишәмбе көнне 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, төшке аш 13.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр, эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 8 (843) 294 95 67 телефоны буенча алдан язылып (сишәмбедән тыш).

          Җәмәгать транспорты белән «Ирек мәйданы», «КАИ», «Үзәк стадион» тукталышына кадәр килергә кирәк.

          Кертү пропуск һәм (яки) шәхесне таныклый торган документ ярдәмендә.

          Белешмә телефоннары: 8(843) 294 95 67, 8(843) 294 95 66 эш көннәрендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, сишәмбедән кала.

          Министрлыкның «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге (алга таба – «Интернет» челтәре) рәсми сайты адресы: http://mon.tatarstan.ru.

          Дәүләт хезмәте турында мәгълүмат түбәндәгечә алынырга мөмкин:

          1) «Интернет» челтәре аша:

          Министрлыкның рәсми сайтында(http://www.mon.tatarstan.ru);

          Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (http://uslugi.tatarstan.ru);

          Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталында (http://gosuslugi.ru);

          2) Министрлыкка телдән мөрәҗәгать иткәндә (шәхсән яки телефон аша);

          3) Министрлыкка язмача мөрәҗәгать иткәндә (шул исәптән mon@tatar.ru электрон адресына электрон документ формасында яки Министрлык сайтындагы интернет-кабул итү системасы аша «Мөрәҗәгатьләр» бүлекчәсендә);

          4) дәүләт хезмәте турында Татарстан Республикасының дәүләт телләрендә визуаль һәм текстлы мәгълүматны үз эченә алган, Министрлыкның мөрәҗәгать итүчеләр белән эшләү бүлмәләрендә урнаштырылган дәүләт хезмәте турындагы мәгълүмат стендлары аша;

          5) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәккә (алга таба – КФҮ), КФҮнең читтән торып эшләү урыннарына мөрәҗәгать иткәндә.

          Министрлыкның урнашкан урыны, белешмә телефоннары, эш графигы, рәсми сайтының адресы, шулай ук электрон почтасы, күпфункцияле үзәк, КФҮ читтән торып эшләү урыннарының урнашкан урыны һәм эш графигы турындагы мәгълүмат Министрлыкның автоматлаштырылган идарә системалары һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы бүлеге белгече тарафыннан Министрлыкның рәсми сайтында, «Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр реестры» дәүләт мәгълүмат системасында һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында урнаштырыла.

          Дәүләт хезмәте күрсәтү чоры, шул исәптән дәүләт хезмәте күрсәтүдә катнаша торган оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын да исәпкә алып, Россия Федерациясе законнарында туктатып тору мөмкинлеге каралган очракта, дәүләт хезмәте күрсәтүне туктатып тору чоры, дәүләт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәсе булган документларны бирү (җибәрү) срогы:

          Гаризаны теркәргә кимендә 60 эш көне кала Министрлык Татарстан Республикасының махсуслаштырылган торак фондыннан торак урыннар белән тәэмин ителергә тиешле ятим балалар исемлегенә кертү (кертүдән баш тарту) турында карар кабул итә.

          Исемлеккә кертү (кертүдән баш тарту) турында карардан өземтә, карар кабул ителгән көннән соң 5 эш көне эчендә, алынуын тәэмин итә торган ысул белән мөрәҗәгать итүчегә (мөрәҗәгать итүче вәкиленә) җибәрелә.

          Яңа яшәү урыны буенча Татарстан Республикасының махсуслаштырылган торак фондыннан торак урыннар белән тәэмин ителергә тиешле ятим балалар исемлегенә кертү турында карар Министрлык тарафыннан гариза теркәлгәннән соң 35 эш көне эчендә кабул ителә.

          Татарстан Республикасының махсуслаштырылган торак фондыннан торак урыннар белән тәэмин ителергә тиешле ятим балалар исемлегенә кертүдән баш тарту турындагы карар Министрлык тарафыннан гариза теркәлгәннән соң 26 эш көне эчендә кабул ителә.

          Яңа яшәү урыны буенча исемлеккә кертү яисә яңа яшәү урыны буенча исемлеккә кертүдән баш тарту турында карар күчермәсе, аны кабул иткән көннән алып 5 эш көне эчендә, алынуын раслый торган ысул белән әлеге Регламентның 1.2.2 пунктында күрсәтелгән затларга, шулай ук элеккеге яшәү урыны буенча органга, шул исәптән бердәм ведомствоара электрон системасыннан һәм аңа тоташтырыла торган ведомствоара электрон хезмәттәшлекнең төбәк системаларыннан файдаланып, электрон документ формасында да, җибәрелә.

          Исемлеккә кертү турындагы гаризада (яңа яшәү урыны буенча Исемлеккә кертү турындагы гаризада) һәм мөрәҗәгать итүче (мөрәҗәгать итүченең вәкиле) тапшырган документлардагы, аларда булган белешмәләрдә төгәлсезлекләр һәм (яки) җитешсезлекләр булуы ачыкланган очракта, мәгълүматларны тәгаенләштерү турында Министрлык тарафыннан мөрәҗәгать итүчегә (мөрәҗәгать итүченең вәкиленә) рәсми мөрәҗәгать җибәрелгән көннән башлап әлеге рәсми мөрәҗәгатькә җавап алынган көнгә кадәр дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты туктатылып тора. Ятим балаларны Исемлеккә кертү турында карар кабул итү вакытын исәпләгәндә хезмәт күрсәтүне туктатып тору вакыты исәпкә алынмый.

          Норматив хокукый актлар нигезендә дәүләт хезмәте һәм дәүләт хезмәте күрсәтү буенча зарури һәм мәҗбүри булган хезмәтләрне күрсәтү өчен кирәкле, мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле документларның тулы исемлеге, аларны, шул исәптән электрон рәвештә дә, мөрәҗәгать итүче тарафыннан алу ысуллары, аларны тапшыру тәртибе:

          1. Исемлеккә кертү турында гариза (әлеге Регламентка 2 нче кушымта);

          Исемлеккә кертү турында гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

          ятим баланың тууы турында таныклык күчермәсе;

          Россия Федерациясе гражданины паспорты күчермәсе;

          торак урынның социаль найм килешү күчермәсе яисә социаль найм шартларында (булган очракта) торак урыннан файдалану хокукын раслый торган башка документлар (җирле үзидарә органнарында);

          законлы вәкил вәкаләтләрен раслый торган документ күчермәсе;

          ата-ананы (бердәнбер ата-ананы) югалтуны (булмавын) раслый торган документ күчермәсе (җирле үзидарә органында, гражданлык хәле актларын теркәү органнарында);

          мөрәҗәгать итүче вәкиленең Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе күчермәсе;

          элек биләнгән торак урында яшәү мөмкинлеге булмавын раслый торган, Россия Федерациясе субъекты законнарында билгеләнгән тәртиптә бирелгән документлар;

          2. Яңа яшәү урыны буенча Исемлеккә кертү турында гариза (әлеге Регламентка 3 нче кушымта);

Яңа яшәү урыны буенча Исемлеккә кертү турындагы гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

          ятим балаларның тууы турында таныклык күчермәсе;

          ятим балаларның, балигълык яшенә җитмичә тулысынча хокуклылык алган ятим балаларның һәм ятим балалар исәбендәге затларның Россия Федерациясе гражданины паспорты күчермәсе;

          опекун (попечитель) вәкаләтләрен раслый торган опека һәм попечительлек органы акты күчермәсе (җирле үзидарә органында);

          балигълык яшенә җитмичә тулысынча хокуклылыкка ия булган ятим балалар опекунының, вәкиленең яки ятим балалар исәбендәге затлар вәкиленең законлы вәкилләренең Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә рәсмиләштерелгән ышаныч кәгазе күчермәсе.

          Министрлыкка шәхсән мөрәҗәгать иткән очракта, мөрәҗәгать итүче (мөрәҗәгать итүченең вәкиле) исемлеккә кертү турында гариза тапшырганда Россия Федерациясе гражданины паспортын яки шәхесен таныклый торган башка документны (хәрби билет, хәрби билетка алмашка бирелә торган вакытлыча таныклык (хәрби хезмәт үти торган затлар өчен), паспорт рәсмиләштергән чорда бирелә торган Россия Федерациясе гражданины шәхесен таныклый торган вакытлы таныклык) яки чит ил гражданины яки Россия Федерациясендә шул сыйфатта танылып, гражданлыгы булмаган зат булып торган мөрәҗәгать итүче вәкиленең шәхесен таныклый торган документны күрсәтә.

          Мөрәҗәгать итүче документларның күчермәләрен тапшырмаган очракта, Министрлык аларны мөстәкыйль рәвештә әзерли.

          Дәүләт хезмәтеннән файдалану өчен гариза бланкын мөрәҗәгать итүче Министрлыкка шәхсән мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин. Бланкның электрон рәвеше Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.

          Гаризаны почта аша җибәргәндә, аңа теркәлә торган документларның күчермәләре (шәхесне таныклый торган документ күчермәсеннән кала) Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә таныклана.

          Исемлеккә кертү турында гариза һәм аңа теркәлә торган документлар мөрәҗәгать итүче (мөрәҗәгать итүченең вәкиле) тарафыннан Министрлыкка түбәндәгечә тапшырылырга мөмкин:

          шәхсән;

          почта элемтәсе ярдәмендә;

          Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталыннан, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан яки Министрлыкның «Интернет» челтәрендәге рәсми сайтыннан файдаланып;

          КФҮ аша.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International