Хезмәттән файдаланучылар: ундүрт яшьтән алып уналты яшькә кадәрге, яшәгән урыны Татарстан Республикасында булган зат(лар) (алга таба – уналты яшенә җитмәгән зат(лар)).
Дәүләт хезмәте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (алга таба – Министрлык) тарафыннан күрсәтелә.
Министрлыкның урнашу урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3, 205 нче, 207 нче каб.
Министрлыкның эш графигы: көн саен, шимбә, якшәмбедән кала, дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9:00 башлап 18:00 кадәр, җомга 9:00 башлап 17:00 кадәр, төшке аш: 12:30 башлап 13:30 кадәр.
Җәмәгать транспортында «Ирек мәйданы», «КАИ», «Үзәк стадион» тукталышына кадәр килергә кирәк.
Керү рөхсәт кәгазе һәм (яки) шәхесне таныклый торган документ ярдәмендә.
Белешмә телефоннары: 293-62-15, 292-49-04.
«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә (алга таба – «Интернет» челтәре) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты адресы: http://www.mon.tatar.ru.
Дәүләт хезмәте турында мәгълүмат түбәндәгечә алынырга мөмкин:
1) дәүләт хезмәте турында визуаль һәм текстлы мәгълүматны үз эченә алган, Министрлыкның мөрәҗәгать итүчеләр белән эшләү бүлмәләрендә урнашкан дәүләт хезмәте турындагы мәгълүмат стендлары аша.
2) «Интернет» челтәре аша:
Татарстан Республикасының рәсми сайтында (http://www.mon.tatar.ru);
Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (http://uslugi.tatar.ru/);
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталында (http://www.gosuslugi.ru/);
3) Министрлыкка телдән мөрәҗәгать иткәндә (шәхсән яисә телефон аша);
4) Министрлыкка язмача (шул исәптән электрон документ формасында) мөрәҗәгать иткәндә.
Дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты, шул исәптән дәүләт хезмәтен күрсәтүдә катнаша торган оешмаларга мөрәҗәгать итү зарурлыгын исәпкә алып, туктатып тору мөмкинлеге булган очракта, дәүләт хезмәтен күрсәтүне туктатып тору вакыты: 13 эш көне дәвамында Дәүләт хезмәте күрсәтү чорын туктатып тору каралмаган.
Дәүләт хезмәтен, шулай ук дәүләт хезмәтен күрсәтү буенча кирәкле һәм мәҗбүри булган хезмәтләрне күрсәтү өчен закон яки бүтән норматив хокукый актлар нигезендә мөрәҗәгать итүче тарафыннан тапшырылырга тиешле кирәкле документларның тулы исемлеге, аларны мөрәҗәгать итүче тарафыннан алу ысуллары, шул исәптән электрон рәвештә, аларны тапшыру тәртибе:
1) өйләнешүгә рөхсәт турында гаризалар (1 нче һәм 2 нче кушымталар) Министрлыкка язмача рәвештә уналты яше тулмаган зат (затлар), аның ата-анасы яки аларны алмаштыра торган затлар (уллыкка (кызлыкка) алган затлар, попечительләр) тарафыннан бирелә;
ата-ананың берсе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, суд тарафыннан эшкә яраксыз дип танылган, уналты яше тулмаган затны тәрбияләү һәм карап тотудан баш тарткан, шулай ук аның урнашу урыны билгеләнмәгән очракта, гариза ата-ананың берсеннән генә кабул ителергә мөмкин;
2) ата-аналар (аларны алыштыра торган затлар) һәм гаилә корырга теләгән зат (затлар) арасында каршылыклар булган очракта, уналты яше тулмаган затның (затларның) өйләнешүгә рөхсәт турында гаризасы яшәү урыны буенча опека һәм попечительлек органы ризалыгы белән карала.
3) өйләнешүгә рөхсәт турында гариза белән бергә түбәндәге документлар тапшырыла:
өйләнешергә теләгән затларның шәхесен таныклый торган документлар;
уналты яше тулмаган затның (затларның) ата-анасың (аларны алыштыра торган затларның) шәхесен таныклый торган документлар;
дәүләт сәламәтлек саклау системасының яисә муниципаль сәламәтлек саклау системасының медицина оешмасыннан йөклелек турында белешмә, йә өйләнешергә теләгән затларның уртак баласы (балалары) туу турында таныклык, һәм аталыкны билгеләү турында таныклык, йә өйләнешергә теләгән затларның берсенең тормышына турыдан-туры куркыныч янавын раслый торган документлар.
Документларның күчермәләре төп нөсхәләре булганда берәр нөсхәдә бирелә.
Почта аша җибәргәндә, гаризага әлеге пунктта күрсәтелгән, законда билгеләнгән тәртиптә расланган документларның күчермәләре теркәлә.
Дәүләт хезмәтеннән файдалану өчен гариза бланкын мөрәҗәгать итүче шәхси мөрәҗәгать иткәндә Министрлыкта алырга мөмкин. Бланкның электрон формасы Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.
Гариза һәм аңа теркәлә торган документлар гариза бирүче тарафыннан кәгазьдә түбәндәге ысулларның берсе белән тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин:
шәхсән (гариза бирүче исеменнән ышаныч кәгазе нигезендә эш итүче зат тарафыннан);
тапшырылуы турында белдерү кәгазе килә торган заказлы почта юлламасы белән.
Гариза һәм документлар шулай ук гариза бирүче тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша да, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталыннан тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.