Рус теле буенча үткәрелгән Халыкара олимпиаданың җиңүчеләре билгеле булды

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Бүген, Рус теле көнендә, туган теле рус теле булмаган укучылар өчен  рус теленнән үткәрелгән V Халыкара олимпиаданың җиңүчеләрен бүләкләделәр. Олимпиада ике турда узды. Беренчесе – сайлап алу туры. Сайлап алу туры онлайн-тест рәвешендә үткәрелде. Анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләренең гомуми белем бирү оешмаларының 8,10нчы  сыйныфында укучылар алдан бернинди сайлап алусыз катнашты. Интернет-тур Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендәге һәм БДБ илләрендәге 10нчы сыйныф укучылары өчен - 3нче майда, 4нче майда 8нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде.

Турыдан-туры катнашу турында 148 укучы көч сынашты. Алар арасында Казахстан һәм Үзбәкстаннан, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Пенза өлкәләреннән, Пермь краеннан, Башкортстан, Саха (Якутия), Татарстан  республикаларыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән вәкилләр бар иде.

ТР Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов үзенең чыгышында рус теленең бөеклегенә һәм бихисап байлыгына үсеп килүче яшь буынга төшенергә ярдәм итүдә армый-талмый хезмәт иткәннәре өчен укытучыларга рәхмәт хисләрен белдерде. Рус теле көнендә педагогларның иң яхшыларын бүләкләделәр. Алар “Мәгарифтәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесенә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамоталарына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International